Surah Al-Baqara Ayahs #182 Translated in Tatar
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِصَاصُ فِي الْقَتْلَى ۖ الْحُرُّ بِالْحُرِّ وَالْعَبْدُ بِالْعَبْدِ وَالْأُنْثَىٰ بِالْأُنْثَىٰ ۚ فَمَنْ عُفِيَ لَهُ مِنْ أَخِيهِ شَيْءٌ فَاتِّبَاعٌ بِالْمَعْرُوفِ وَأَدَاءٌ إِلَيْهِ بِإِحْسَانٍ ۗ ذَٰلِكَ تَخْفِيفٌ مِنْ رَبِّكُمْ وَرَحْمَةٌ ۗ فَمَنِ اعْتَدَىٰ بَعْدَ ذَٰلِكَ فَلَهُ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ий мөэминнәр үтерелмеш кеше хакына сезгә касас фарыз ителде: азат кеше үтерелсә аның урынына үтерүчеләр ягыннан бер азат кеше үтерелер, кол үтерелсә урынына кол үтерелер, хатын үтерелсә урынына хатын үтерелер. Әгәр үтерүче кеше, үтерелгән кешенең якыннары тарафыннан ихтыяры гафу ителеп үлем җәзасыннан коткарылса, үтерүче кешедә изгелеккә каршы изгелек итсен! Ягъни үзе үтергән кешенең якыннарына үз ихтыяры белән кан хакын түләсен. Кан хакын түләү бәрабәренә гафу ителү хөкеме Раббыгыздан сезгә җиңеллек һәм рәхмәтдер. Әгәр берәү бу гадел хөкемнән соң чиктән үтеп золым кыйлса ягъни үтерүчене гафу итеп кан хакын түләткәннән соң үтерсә, яки үтерүче кеше гафу ителгәннән соң кан хакын түләмәсә, ул кешегә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
وَلَكُمْ فِي الْقِصَاصِ حَيَاةٌ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
Үтерүчене үзен үтерүдә – яшәү бар, ий гакыл ияләре! – бәлки касас белән үтерелүдән котылу өчен кеше үтерүдән сакланырсыз! Чөнки касас булганда кеше үтерү әзәядер.
كُتِبَ عَلَيْكُمْ إِذَا حَضَرَ أَحَدَكُمُ الْمَوْتُ إِنْ تَرَكَ خَيْرًا الْوَصِيَّةُ لِلْوَالِدَيْنِ وَالْأَقْرَبِينَ بِالْمَعْرُوفِ ۖ حَقًّا عَلَى الْمُتَّقِينَ
Сезләрдән берегезгә үлем хазыйр булганда калачак малы турында ата-анасы һәм якын кардәшләре өчен гаделлек һәм тигезлек белән васыять әйтү фарыз булды.
فَمَنْ بَدَّلَهُ بَعْدَمَا سَمِعَهُ فَإِنَّمَا إِثْمُهُ عَلَى الَّذِينَ يُبَدِّلُونَهُ ۚ إِنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Берәү ишеткәннән соң васыятьне үзгәртсә, гөнаһы үзгәртүчегә булыр. Бит Аллаһ ишетүче һәм белүче.
فَمَنْ خَافَ مِنْ مُوصٍ جَنَفًا أَوْ إِثْمًا فَأَصْلَحَ بَيْنَهُمْ فَلَا إِثْمَ عَلَيْهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Варисләрдән берсе яки васыятьне кабул итүче, васыятьнең хаталык белән яки золымлык белән шәригатькә хыйлаф әйтелгәнен белеп, ул васыятьне үзгәртеп, гаделлек белән араларын төзәтсә, хата булган васыятьне дөресләү өчен үзгәртсә, гөнаһ юктыр. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
