Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #84 Translated in Tatar

وَلُوطًا إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِ أَتَأْتُونَ الْفَاحِشَةَ مَا سَبَقَكُمْ بِهَا مِنْ أَحَدٍ مِنَ الْعَالَمِينَ
Вә Лутны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте кауменә: Әйә сез фәхеш эшне кыласызмы? Бу фәхеш эшне сездән элек галәмдә һичкем кылмады.
إِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ الرِّجَالَ شَهْوَةً مِنْ دُونِ النِّسَاءِ ۚ بَلْ أَنْتُمْ قَوْمٌ مُسْرِفُونَ
Тәхкыйк сез хатыннарны ташлап ирләргә шәһвәт белән якынлык кыласыз бәлки, әлбәттә, сез хактан үткән каумсез.
وَمَا كَانَ جَوَابَ قَوْمِهِ إِلَّا أَنْ قَالُوا أَخْرِجُوهُمْ مِنْ قَرْيَتِكُمْ ۖ إِنَّهُمْ أُنَاسٌ يَتَطَهَّرُونَ
Лут кауменең җавабы башкача булмады, мәгәр әйттеләр: Лутны һәм иптәшләрен шәһәрегездән чыгарыгыз, чөнки алар үзләрен пакь дип бездән җирәнгән булалар, – дип.
فَأَنْجَيْنَاهُ وَأَهْلَهُ إِلَّا امْرَأَتَهُ كَانَتْ مِنَ الْغَابِرِينَ
Лутны вә әһелене коткардык, мәгәр хатынын коткармадык – һәлакәттә калучылардан булды.
وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِمْ مَطَرًا ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُجْرِمِينَ
Вә алар өстенә таш яудырдык, гыйбрәт күзең илә карагыл явыз кәферләрнең ахыр хәле ничек булды?

Choose other languages: