Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #83 Translated in Tatar

فَتَوَلَّىٰ عَنْهُمْ وَقَالَ يَا قَوْمِ لَقَدْ أَبْلَغْتُكُمْ رِسَالَةَ رَبِّي وَنَصَحْتُ لَكُمْ وَلَٰكِنْ لَا تُحِبُّونَ النَّاصِحِينَ
Аннары Салих г-м аларны ташлап китте вә әйтте: Мин сезгә пәйгамбәрлегемне ирештердем һәм үгет-нәсыйхәт кылдым, ләкин сез сезнең файдагызга нәсыйхәт кылучыны сөйми торган каум икәнсез. (Шуннан соң Салих г-м Мәккәгә барып, үлгәнче анда торды).
وَلُوطًا إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِ أَتَأْتُونَ الْفَاحِشَةَ مَا سَبَقَكُمْ بِهَا مِنْ أَحَدٍ مِنَ الْعَالَمِينَ
Вә Лутны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте кауменә: Әйә сез фәхеш эшне кыласызмы? Бу фәхеш эшне сездән элек галәмдә һичкем кылмады.
إِنَّكُمْ لَتَأْتُونَ الرِّجَالَ شَهْوَةً مِنْ دُونِ النِّسَاءِ ۚ بَلْ أَنْتُمْ قَوْمٌ مُسْرِفُونَ
Тәхкыйк сез хатыннарны ташлап ирләргә шәһвәт белән якынлык кыласыз бәлки, әлбәттә, сез хактан үткән каумсез.
وَمَا كَانَ جَوَابَ قَوْمِهِ إِلَّا أَنْ قَالُوا أَخْرِجُوهُمْ مِنْ قَرْيَتِكُمْ ۖ إِنَّهُمْ أُنَاسٌ يَتَطَهَّرُونَ
Лут кауменең җавабы башкача булмады, мәгәр әйттеләр: Лутны һәм иптәшләрен шәһәрегездән чыгарыгыз, чөнки алар үзләрен пакь дип бездән җирәнгән булалар, – дип.
فَأَنْجَيْنَاهُ وَأَهْلَهُ إِلَّا امْرَأَتَهُ كَانَتْ مِنَ الْغَابِرِينَ
Лутны вә әһелене коткардык, мәгәр хатынын коткармадык – һәлакәттә калучылардан булды.

Choose other languages: