Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #62 Translated in Tatar

وَالْبَلَدُ الطَّيِّبُ يَخْرُجُ نَبَاتُهُ بِإِذْنِ رَبِّهِ ۖ وَالَّذِي خَبُثَ لَا يَخْرُجُ إِلَّا نَكِدًا ۚ كَذَٰلِكَ نُصَرِّفُ الْآيَاتِ لِقَوْمٍ يَشْكُرُونَ
Ул яңгыр белән җире яхшы булган шәһәрнең үләннәре, игеннәре үсәр тәрбияче – Аллаһ әмере илә (яхшы җир яңгырдан файдаланган кеби, яхшы кешенең күңеле Коръәннән файдаланыр), җире начар булган шәһәрнең үләне вә игеннәре чыкмас-үсмәс, мәгәр кыйналып, зәгыйфь булып бик аз үсәр (Имансыз кешенең яки начар кешенең күңеле Коръәннән файдаланмас, Аның хак сүзләрен ишетмәс, бәгъзе вакыт ишетсә дә – көчләнеп кенә ишетер, әмма кабул итмәс). Әнә шулай нигъмәтләребезгә шөкер итүче каумнәр өчен аятьләребезне ачык бәян кылабыз.
لَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِ فَقَالَ يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُ إِنِّي أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Тәхкыйк Нухны кауменә расүл итеп җибәрдек, әйтте: Ий каумем! Фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһудан башка сезнең Илаһәгез юк, каһәре зур булган туфан көненең ґәзабы сезгә ирешер дип куркам, – дип.
قَالَ الْمَلَأُ مِنْ قَوْمِهِ إِنَّا لَنَرَاكَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Нух кауменең аксакаллары әйтте: Ий Нух! Без сине тәхкыйк адашкансың дип күрәбез, – дип.
قَالَ يَا قَوْمِ لَيْسَ بِي ضَلَالَةٌ وَلَٰكِنِّي رَسُولٌ مِنْ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Нух әйтте: Ий каумем! Миндә адашмаклык юк, ләкин барча галәмне тәрбия кылучы – Аллаһуның расүлемен.
أُبَلِّغُكُمْ رِسَالَاتِ رَبِّي وَأَنْصَحُ لَكُمْ وَأَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Сезләргә Раббымның хөкемнәрен ирештерермен вә сезләрне үгет-нәсыйхәт кылырмын һәм Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне белермен.

Choose other languages: