Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #64 Translated in Tatar

قَالَ الْمَلَأُ مِنْ قَوْمِهِ إِنَّا لَنَرَاكَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Нух кауменең аксакаллары әйтте: Ий Нух! Без сине тәхкыйк адашкансың дип күрәбез, – дип.
قَالَ يَا قَوْمِ لَيْسَ بِي ضَلَالَةٌ وَلَٰكِنِّي رَسُولٌ مِنْ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Нух әйтте: Ий каумем! Миндә адашмаклык юк, ләкин барча галәмне тәрбия кылучы – Аллаһуның расүлемен.
أُبَلِّغُكُمْ رِسَالَاتِ رَبِّي وَأَنْصَحُ لَكُمْ وَأَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Сезләргә Раббымның хөкемнәрен ирештерермен вә сезләрне үгет-нәсыйхәт кылырмын һәм Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне белермен.
أَوَعَجِبْتُمْ أَنْ جَاءَكُمْ ذِكْرٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَلَىٰ رَجُلٍ مِنْكُمْ لِيُنْذِرَكُمْ وَلِتَتَّقُوا وَلَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Әйә сез арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә ґәҗәбләнәсезме? Ул китап килде Аллаһ ґәзабы белән сезне куркытмак өчен, һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланырга юл күрсәтер өчен килде, вә тәкъвалык кылганыгыздан соң Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклегегез өчен.
فَكَذَّبُوهُ فَأَنْجَيْنَاهُ وَالَّذِينَ مَعَهُ فِي الْفُلْكِ وَأَغْرَقْنَا الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا قَوْمًا عَمِينَ
Кауме Нухны ялганчы диделәр, Нухны вә аңа ияргән мөселманнарны көймәдә туфан суыннан коткардык вә аятьләребезне ялган диючеләрне туфан суында батырдык, тәхкыйк алар хакны күрми торган сукыр булдылар.

Choose other languages: