Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #53 Translated in Tatar

أَهَٰؤُلَاءِ الَّذِينَ أَقْسَمْتُمْ لَا يَنَالُهُمُ اللَّهُ بِرَحْمَةٍ ۚ ادْخُلُوا الْجَنَّةَ لَا خَوْفٌ عَلَيْكُمْ وَلَا أَنْتُمْ تَحْزَنُونَ
Ий сез җәһәннәм әһелләре! Дөньяда вакытта хәзрәти Билал бик көчле иманлы булып та, кол яки ярлы булганы өчен генә әнә шундыйларга Аллаһ рәхмәтен ирештермәс, – дип ант итеп әйтә идегез, хәлбуки алар җәннәттәләр. Ә сез хур булып җәһәннәмдәсез, – диярләр. Шул вакытта көчле иманлы ярлы мөселманнарга: Җәннәткә керегез! Сезгә курку булмас һәм кайгылы да булмассыз, – диелде.
وَنَادَىٰ أَصْحَابُ النَّارِ أَصْحَابَ الْجَنَّةِ أَنْ أَفِيضُوا عَلَيْنَا مِنَ الْمَاءِ أَوْ مِمَّا رَزَقَكُمُ اللَّهُ ۚ قَالُوا إِنَّ اللَّهَ حَرَّمَهُمَا عَلَى الْكَافِرِينَ
Тәмуг әһеле, җәннәт әһелләренә нида кылыр: Ий җәннәт әһелләре! Безгә җәннәттән су коеп бирегез, яки Аллаһ сезне ризыкландырган җимешләрдән бирегез, – дип. Җәннәт әһелләре сез сораган нәрсәләрне Аллаһ сезгә хәрам кылды диярләр.
الَّذِينَ اتَّخَذُوا دِينَهُمْ لَهْوًا وَلَعِبًا وَغَرَّتْهُمُ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا ۚ فَالْيَوْمَ نَنْسَاهُمْ كَمَا نَسُوا لِقَاءَ يَوْمِهِمْ هَٰذَا وَمَا كَانُوا بِآيَاتِنَا يَجْحَدُونَ
Алар хак динне җиңелгә вә уенга санадылар һәм аларны дөнья байлыгы алдады, бүген без дә аларны җәһәннәмгә салып онытырбыз, бу көннәренә юлыгачакларын онытканнары һәм аятьләребезне инкяр иткәннәре өчен.
وَلَقَدْ جِئْنَاهُمْ بِكِتَابٍ فَصَّلْنَاهُ عَلَىٰ عِلْمٍ هُدًى وَرَحْمَةً لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Тәхкыйк Без аларга китап белән килдек, ул китапны белеп, ачык аңлатып бәян кылдык, ул Коръән һидәят вә рәхмәт аның хаклыгына ышанып гамәл кылучы мөэминнәр өчен.
هَلْ يَنْظُرُونَ إِلَّا تَأْوِيلَهُ ۚ يَوْمَ يَأْتِي تَأْوِيلُهُ يَقُولُ الَّذِينَ نَسُوهُ مِنْ قَبْلُ قَدْ جَاءَتْ رُسُلُ رَبِّنَا بِالْحَقِّ فَهَلْ لَنَا مِنْ شُفَعَاءَ فَيَشْفَعُوا لَنَا أَوْ نُرَدُّ فَنَعْمَلَ غَيْرَ الَّذِي كُنَّا نَعْمَلُ ۚ قَدْ خَسِرُوا أَنْفُسَهُمْ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Коръән белән гамәл кылмаучылар көтмиләр һичнәрсәне, мәгәр Коръәндә хәбәр бирелгән Аллаһуның ґәзабын көтәләр, Коръән хәбәр биргән кыямәт көне килсә, дөньяда вакытта Коръәнне онытып йөргән кешеләр әйттеләр: Тәхкыйк Раббыбызның рәсүлләре безгә хакны китергән булганнар икән, без кабул итмичә һәлак булган икәнбез, әйә безгә шәфәгать итүчеләр бармы? Булса безгә шәфәгать итәр иделәр, яки безгә дөньяга кире кайту бармы? Әгәр кире кайтсак, әүвәлдә кылган эшләребездән башка яхшы эшләрне кылыр идек, – дип. Тәхкыйк бөтен гамәлләрен шайтан юлына сарыф итеп һәлак булдылар, вә алардан Аллаһуга тиңдәш кылган затлары гаеп булдылар.

Choose other languages: