Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #37 Translated in Tatar

قُلْ إِنَّمَا حَرَّمَ رَبِّيَ الْفَوَاحِشَ مَا ظَهَرَ مِنْهَا وَمَا بَطَنَ وَالْإِثْمَ وَالْبَغْيَ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَأَنْ تُشْرِكُوا بِاللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِ سُلْطَانًا وَأَنْ تَقُولُوا عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Әйт: Раббым фәхеш эшләрне күрсәтеп эшли торганын да, яшерен эшли торганын да хәрам кылды, күрсәтеп эшли торганы: су буенда ирләр вә хатыннар бергә су керү, кояшта кызыну кеби эшләр, яшерен булганы – зина кылу эшләредер. Янә гөнаһлы эшләрне, хаксыз золым итү, тәкәбберләнүне, мәхлукны Аллаһуга тиңдәш кылырга ярый дип, Аллаһудан аять иңмәгән көйгә һәм Аллаһ хакында белмәгәнне сөйләүне хәрам кылды, – дип.
وَلِكُلِّ أُمَّةٍ أَجَلٌ ۖ فَإِذَا جَاءَ أَجَلُهُمْ لَا يَسْتَأْخِرُونَ سَاعَةً ۖ وَلَا يَسْتَقْدِمُونَ
Һәрбер өммәтнең билгеләнгән әҗәле бар, әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать иртә килмәс һәм бер сәгатькә кичекмәс.
يَا بَنِي آدَمَ إِمَّا يَأْتِيَنَّكُمْ رُسُلٌ مِنْكُمْ يَقُصُّونَ عَلَيْكُمْ آيَاتِي ۙ فَمَنِ اتَّقَىٰ وَأَصْلَحَ فَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Ий Адәм балалары! Һәркайчан сезгә минем рәсүлләрем килсә һәм аятьләремне сезгә укысалар, берәрегез аятьләремә иярсә һәм төзәлсә, әлбәттә, аларга курку вә көенү булмас.
وَالَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا وَاسْتَكْبَرُوا عَنْهَا أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр һәм Аллаһуга каршы тәкәбберләнделәр, алар җәһәннәм кешеләре, анда мәңге калырлар.
فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَوْ كَذَّبَ بِآيَاتِهِ ۚ أُولَٰئِكَ يَنَالُهُمْ نَصِيبُهُمْ مِنَ الْكِتَابِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا جَاءَتْهُمْ رُسُلُنَا يَتَوَفَّوْنَهُمْ قَالُوا أَيْنَ مَا كُنْتُمْ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ قَالُوا ضَلُّوا عَنَّا وَشَهِدُوا عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ أَنَّهُمْ كَانُوا كَافِرِينَ
Аллаһуга ялганны ифтира кылган, яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Әлбәттә, юк! Ул кешеләргә Коръәндә әйтелгән ґәзаблардан үзләренең өлеше ирешер, хәтта әҗәл фәрештәләре килеп аларның җаннарын алырлар һәм әйтерләр: Аллаһудан башка гыйбадәт кылган затларыгыз кайда, – дип, мөшрикләр әйттеләр: Ялган Илаһәләребез бездән гаиб булдылар – югалдылар, – дип, Тәхкыйк кәфер булдык, – дип үзләренең зарарына шәһадәт бирерләр.

Choose other languages: