Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #36 Translated in Tatar

قُلْ مَنْ حَرَّمَ زِينَةَ اللَّهِ الَّتِي أَخْرَجَ لِعِبَادِهِ وَالطَّيِّبَاتِ مِنَ الرِّزْقِ ۚ قُلْ هِيَ لِلَّذِينَ آمَنُوا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا خَالِصَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ كَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Әйт: Аллаһу тәгалә бәндәләренә биргән зиннәтле киемнәрне кем хәрам кылды вә ризыктан пакь, ләззәтле булганнарын кем хәрам кылды? Әйт: Ул зиннәтле киемнәр вә хуш булган ризыклар дөньяда вакытта иман китергән мөэминнәргә, кыямәт көнендә махсус мөэминнәргә, кәферләргә мәхрүмнәрдер. Әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз хакны белгән кешеләр өчен.
قُلْ إِنَّمَا حَرَّمَ رَبِّيَ الْفَوَاحِشَ مَا ظَهَرَ مِنْهَا وَمَا بَطَنَ وَالْإِثْمَ وَالْبَغْيَ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَأَنْ تُشْرِكُوا بِاللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِ سُلْطَانًا وَأَنْ تَقُولُوا عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Әйт: Раббым фәхеш эшләрне күрсәтеп эшли торганын да, яшерен эшли торганын да хәрам кылды, күрсәтеп эшли торганы: су буенда ирләр вә хатыннар бергә су керү, кояшта кызыну кеби эшләр, яшерен булганы – зина кылу эшләредер. Янә гөнаһлы эшләрне, хаксыз золым итү, тәкәбберләнүне, мәхлукны Аллаһуга тиңдәш кылырга ярый дип, Аллаһудан аять иңмәгән көйгә һәм Аллаһ хакында белмәгәнне сөйләүне хәрам кылды, – дип.
وَلِكُلِّ أُمَّةٍ أَجَلٌ ۖ فَإِذَا جَاءَ أَجَلُهُمْ لَا يَسْتَأْخِرُونَ سَاعَةً ۖ وَلَا يَسْتَقْدِمُونَ
Һәрбер өммәтнең билгеләнгән әҗәле бар, әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать иртә килмәс һәм бер сәгатькә кичекмәс.
يَا بَنِي آدَمَ إِمَّا يَأْتِيَنَّكُمْ رُسُلٌ مِنْكُمْ يَقُصُّونَ عَلَيْكُمْ آيَاتِي ۙ فَمَنِ اتَّقَىٰ وَأَصْلَحَ فَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Ий Адәм балалары! Һәркайчан сезгә минем рәсүлләрем килсә һәм аятьләремне сезгә укысалар, берәрегез аятьләремә иярсә һәм төзәлсә, әлбәттә, аларга курку вә көенү булмас.
وَالَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا وَاسْتَكْبَرُوا عَنْهَا أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр һәм Аллаһуга каршы тәкәбберләнделәр, алар җәһәннәм кешеләре, анда мәңге калырлар.

Choose other languages: