Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #39 Translated in Tatar

يَا بَنِي آدَمَ إِمَّا يَأْتِيَنَّكُمْ رُسُلٌ مِنْكُمْ يَقُصُّونَ عَلَيْكُمْ آيَاتِي ۙ فَمَنِ اتَّقَىٰ وَأَصْلَحَ فَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Ий Адәм балалары! Һәркайчан сезгә минем рәсүлләрем килсә һәм аятьләремне сезгә укысалар, берәрегез аятьләремә иярсә һәм төзәлсә, әлбәттә, аларга курку вә көенү булмас.
وَالَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا وَاسْتَكْبَرُوا عَنْهَا أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр һәм Аллаһуга каршы тәкәбберләнделәр, алар җәһәннәм кешеләре, анда мәңге калырлар.
فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَوْ كَذَّبَ بِآيَاتِهِ ۚ أُولَٰئِكَ يَنَالُهُمْ نَصِيبُهُمْ مِنَ الْكِتَابِ ۖ حَتَّىٰ إِذَا جَاءَتْهُمْ رُسُلُنَا يَتَوَفَّوْنَهُمْ قَالُوا أَيْنَ مَا كُنْتُمْ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ قَالُوا ضَلُّوا عَنَّا وَشَهِدُوا عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ أَنَّهُمْ كَانُوا كَافِرِينَ
Аллаһуга ялганны ифтира кылган, яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Әлбәттә, юк! Ул кешеләргә Коръәндә әйтелгән ґәзаблардан үзләренең өлеше ирешер, хәтта әҗәл фәрештәләре килеп аларның җаннарын алырлар һәм әйтерләр: Аллаһудан башка гыйбадәт кылган затларыгыз кайда, – дип, мөшрикләр әйттеләр: Ялган Илаһәләребез бездән гаиб булдылар – югалдылар, – дип, Тәхкыйк кәфер булдык, – дип үзләренең зарарына шәһадәт бирерләр.
قَالَ ادْخُلُوا فِي أُمَمٍ قَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلِكُمْ مِنَ الْجِنِّ وَالْإِنْسِ فِي النَّارِ ۖ كُلَّمَا دَخَلَتْ أُمَّةٌ لَعَنَتْ أُخْتَهَا ۖ حَتَّىٰ إِذَا ادَّارَكُوا فِيهَا جَمِيعًا قَالَتْ أُخْرَاهُمْ لِأُولَاهُمْ رَبَّنَا هَٰؤُلَاءِ أَضَلُّونَا فَآتِهِمْ عَذَابًا ضِعْفًا مِنَ النَّارِ ۖ قَالَ لِكُلٍّ ضِعْفٌ وَلَٰكِنْ لَا تَعْلَمُونَ
Аллаһ әйтер: сездән әүвәл үткән, үзегез кеби адашкан җәмәгать эченә керегез, ул – җәмәгать җеннәрдән вә кешеләрдән, һәммәгез дә җәһәннәм утына керегез, – дип. Һәркайчан җәһәннәмгә бер җәмәгать керсә, андагы дустына ләгънәт укыр, хәтта җәһәннәмгә җыелып бетсәләр, иярүчеләре ияртүче башлыкларына әйтер: Ий Раббыбыз! Безне менә шулар аздырды, безгә караганда ут ґәзабын аларга ике өлеш бир! Аллаһ әйтер: һәммәгезгә дә ике өлеш бар, ләкин белмисез.
وَقَالَتْ أُولَاهُمْ لِأُخْرَاهُمْ فَمَا كَانَ لَكُمْ عَلَيْنَا مِنْ فَضْلٍ فَذُوقُوا الْعَذَابَ بِمَا كُنْتُمْ تَكْسِبُونَ
Башлыклары үзләренә ияргән кешеләргә әйтерләр: Сезнең бездән артык фазыйләтегез булмады, ягъни көферлектә бертигезбез, – дип, кәферне кәсеб итүегез сәбәпле ґәзабны татыгыз!

Choose other languages: