Surah Al-Araf Ayahs #192 Translated in Tatar
قُلْ لَا أَمْلِكُ لِنَفْسِي نَفْعًا وَلَا ضَرًّا إِلَّا مَا شَاءَ اللَّهُ ۚ وَلَوْ كُنْتُ أَعْلَمُ الْغَيْبَ لَاسْتَكْثَرْتُ مِنَ الْخَيْرِ وَمَا مَسَّنِيَ السُّوءُ ۚ إِنْ أَنَا إِلَّا نَذِيرٌ وَبَشِيرٌ لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Әйт: Мин үземә файданы да вә зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһ эшедер, Ул нәрсә теләсә – миңа шул ирешер. Әгәр Мин яшерендәге файдаларны белә торган булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ирешмәс иде. Бит Мин – фәкать кәферләрне җәһәннәм белән куркытучы вә мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүчемен.
هُوَ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ نَفْسٍ وَاحِدَةٍ وَجَعَلَ مِنْهَا زَوْجَهَا لِيَسْكُنَ إِلَيْهَا ۖ فَلَمَّا تَغَشَّاهَا حَمَلَتْ حَمْلًا خَفِيفًا فَمَرَّتْ بِهِ ۖ فَلَمَّا أَثْقَلَتْ دَعَوَا اللَّهَ رَبَّهُمَا لَئِنْ آتَيْتَنَا صَالِحًا لَنَكُونَنَّ مِنَ الشَّاكِرِينَ
Сезне бер Адәм г-мнән халык кылучы вә Адәмнең сул кабыргасыннан хатыны Һаваны бар итүче Аллаһ, ул Һава илә Адәмнең күңеле карар тапсын өчен. Кайчан Адәм Һавага якынлык кылды исә, Һава җиңел йөкле булды, Һава ул йөк белән ничә вакытлар үткәрде, йөге авырайгач Адәм вә Һава икәүләп тәрбиячеләре булган Аллаһуга дога кылдылар: Ий Раббыбыз, әгәр безгә бер яхшы бала бирсәң, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булыр идек.
فَلَمَّا آتَاهُمَا صَالِحًا جَعَلَا لَهُ شُرَكَاءَ فِيمَا آتَاهُمَا ۚ فَتَعَالَى اللَّهُ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Аллаһу тәгалә аларга яхшы бала биргәч, аларга бирелгән балада Аллаһуга бернәрсәне шәрик кылдылар, ягъни шайтан коткысы белән баланың исемен Ґәбдүл-хәрис куштылар, шайтан колы дигән сүз. Аллаһу тәгалә мөшрикләр кылган ширекләрдән пакь.
أَيُشْرِكُونَ مَا لَا يَخْلُقُ شَيْئًا وَهُمْ يُخْلَقُونَ
Ул мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән нәрсәләрне Аллаһуга тиң кылалармы? Бәлки ул нәрсәләр үзләре халык кылынганнар.
وَلَا يَسْتَطِيعُونَ لَهُمْ نَصْرًا وَلَا أَنْفُسَهُمْ يَنْصُرُونَ
Вә ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир түгелләр вә ул нәрсәләр үзләренә да ярдәм кыла алмаслар.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
