Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #193 Translated in Tatar

هُوَ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ نَفْسٍ وَاحِدَةٍ وَجَعَلَ مِنْهَا زَوْجَهَا لِيَسْكُنَ إِلَيْهَا ۖ فَلَمَّا تَغَشَّاهَا حَمَلَتْ حَمْلًا خَفِيفًا فَمَرَّتْ بِهِ ۖ فَلَمَّا أَثْقَلَتْ دَعَوَا اللَّهَ رَبَّهُمَا لَئِنْ آتَيْتَنَا صَالِحًا لَنَكُونَنَّ مِنَ الشَّاكِرِينَ
Сезне бер Адәм г-мнән халык кылучы вә Адәмнең сул кабыргасыннан хатыны Һаваны бар итүче Аллаһ, ул Һава илә Адәмнең күңеле карар тапсын өчен. Кайчан Адәм Һавага якынлык кылды исә, Һава җиңел йөкле булды, Һава ул йөк белән ничә вакытлар үткәрде, йөге авырайгач Адәм вә Һава икәүләп тәрбиячеләре булган Аллаһуга дога кылдылар: Ий Раббыбыз, әгәр безгә бер яхшы бала бирсәң, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булыр идек.
فَلَمَّا آتَاهُمَا صَالِحًا جَعَلَا لَهُ شُرَكَاءَ فِيمَا آتَاهُمَا ۚ فَتَعَالَى اللَّهُ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Аллаһу тәгалә аларга яхшы бала биргәч, аларга бирелгән балада Аллаһуга бернәрсәне шәрик кылдылар, ягъни шайтан коткысы белән баланың исемен Ґәбдүл-хәрис куштылар, шайтан колы дигән сүз. Аллаһу тәгалә мөшрикләр кылган ширекләрдән пакь.
أَيُشْرِكُونَ مَا لَا يَخْلُقُ شَيْئًا وَهُمْ يُخْلَقُونَ
Ул мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән нәрсәләрне Аллаһуга тиң кылалармы? Бәлки ул нәрсәләр үзләре халык кылынганнар.
وَلَا يَسْتَطِيعُونَ لَهُمْ نَصْرًا وَلَا أَنْفُسَهُمْ يَنْصُرُونَ
Вә ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир түгелләр вә ул нәрсәләр үзләренә да ярдәм кыла алмаслар.
وَإِنْ تَدْعُوهُمْ إِلَى الْهُدَىٰ لَا يَتَّبِعُوكُمْ ۚ سَوَاءٌ عَلَيْكُمْ أَدَعَوْتُمُوهُمْ أَمْ أَنْتُمْ صَامِتُونَ
Әгәр мөшрикләрне һидият – туры юлга өндәсәгез, алар сезгә һич иярмәсләр, сезгә барыбердер, аларны һидәяткә өндәсәгез дә, яки дәшмичә тик торсагыз да сезгә иярмәсләр.

Choose other languages: