Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #196 Translated in Tatar

وَلَا يَسْتَطِيعُونَ لَهُمْ نَصْرًا وَلَا أَنْفُسَهُمْ يَنْصُرُونَ
Вә ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир түгелләр вә ул нәрсәләр үзләренә да ярдәм кыла алмаслар.
وَإِنْ تَدْعُوهُمْ إِلَى الْهُدَىٰ لَا يَتَّبِعُوكُمْ ۚ سَوَاءٌ عَلَيْكُمْ أَدَعَوْتُمُوهُمْ أَمْ أَنْتُمْ صَامِتُونَ
Әгәр мөшрикләрне һидият – туры юлга өндәсәгез, алар сезгә һич иярмәсләр, сезгә барыбердер, аларны һидәяткә өндәсәгез дә, яки дәшмичә тик торсагыз да сезгә иярмәсләр.
إِنَّ الَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ عِبَادٌ أَمْثَالُكُمْ ۖ فَادْعُوهُمْ فَلْيَسْتَجِيبُوا لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Ий мөшрикләр, тәхкыйк Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар, сезнең кебек үк мәхлуклардыр, ул сынымнарыгыздан дога кылып сорагыз, сораганыгызны бирсеннәр! Әгәр аларны Илаһә тотуда эшегез дөрес булса.
أَلَهُمْ أَرْجُلٌ يَمْشُونَ بِهَا ۖ أَمْ لَهُمْ أَيْدٍ يَبْطِشُونَ بِهَا ۖ أَمْ لَهُمْ أَعْيُنٌ يُبْصِرُونَ بِهَا ۖ أَمْ لَهُمْ آذَانٌ يَسْمَعُونَ بِهَا ۗ قُلِ ادْعُوا شُرَكَاءَكُمْ ثُمَّ كِيدُونِ فَلَا تُنْظِرُونِ
Әйә ул сынымнарның йөрергә аяклары бармы? Тотарга куллары бармы? Күрергә күзләре бармы? Һәм ишетергә колаклары бармы? Әлбәттә, берсе дә юк. Әйт: Үзегезнең Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгызны чакырыгыз, аннары миңа һич миһләт – вакыт бирмичә хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз.
إِنَّ وَلِيِّيَ اللَّهُ الَّذِي نَزَّلَ الْكِتَابَ ۖ وَهُوَ يَتَوَلَّى الصَّالِحِينَ
Тәхкыйк минем ярдәмчем миңа Коръән иңдерүче Аллаһу тәгалә. Вә Ул – Аллаһ, изге яхшы бәндәләрен саклар.

Choose other languages: