Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #16 Translated in Tatar

قَالَ مَا مَنَعَكَ أَلَّا تَسْجُدَ إِذْ أَمَرْتُكَ ۖ قَالَ أَنَا خَيْرٌ مِنْهُ خَلَقْتَنِي مِنْ نَارٍ وَخَلَقْتَهُ مِنْ طِينٍ
Аллаһу тәгалә әйтте: Ий Иблис! Мин сине Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине сәҗдә кылудан ни нәрсә тыйды? – дип. Иблис әйтте: Мин аңардан артыграк, чөнки мине уттан яраттың, әмма Адәмне балчыктан яраттың.
قَالَ فَاهْبِطْ مِنْهَا فَمَا يَكُونُ لَكَ أَنْ تَتَكَبَّرَ فِيهَا فَاخْرُجْ إِنَّكَ مِنَ الصَّاغِرِينَ
Аллаһ әйтте: Алай булса, җәннәттән чык! Аллаһуның кушканына карышып җәннәттә сиңа тәкәбберләнү һич дөрес булмас, чык аннан, хур вә рисвайлар җөмләсеннәнсең.
قَالَ أَنْظِرْنِي إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Иблис әйтте: Ий Раббым, мине үтермә, кубарылачак көнгә чаклы яшәргә дөньяда миңа ирек бир.
قَالَ إِنَّكَ مِنَ الْمُنْظَرِينَ
Аллаһ әйтте: Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни кыямәткәчә, яшә, – дип.
قَالَ فَبِمَا أَغْوَيْتَنِي لَأَقْعُدَنَّ لَهُمْ صِرَاطَكَ الْمُسْتَقِيمَ
Иблис әйтте: Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап аздырмак өчен туры юлың өстендә утырачакмын.

Choose other languages: