Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #19 Translated in Tatar

قَالَ إِنَّكَ مِنَ الْمُنْظَرِينَ
Аллаһ әйтте: Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни кыямәткәчә, яшә, – дип.
قَالَ فَبِمَا أَغْوَيْتَنِي لَأَقْعُدَنَّ لَهُمْ صِرَاطَكَ الْمُسْتَقِيمَ
Иблис әйтте: Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап аздырмак өчен туры юлың өстендә утырачакмын.
ثُمَّ لَآتِيَنَّهُمْ مِنْ بَيْنِ أَيْدِيهِمْ وَمِنْ خَلْفِهِمْ وَعَنْ أَيْمَانِهِمْ وَعَنْ شَمَائِلِهِمْ ۖ وَلَا تَجِدُ أَكْثَرَهُمْ شَاكِرِينَ
Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңларыннан вә сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың.
قَالَ اخْرُجْ مِنْهَا مَذْءُومًا مَدْحُورًا ۖ لَمَنْ تَبِعَكَ مِنْهُمْ لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنْكُمْ أَجْمَعِينَ
Аллаһу тәгалә әйтте: Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне тутырачакмын.
وَيَا آدَمُ اسْكُنْ أَنْتَ وَزَوْجُكَ الْجَنَّةَ فَكُلَا مِنْ حَيْثُ شِئْتُمَا وَلَا تَقْرَبَا هَٰذِهِ الشَّجَرَةَ فَتَكُونَا مِنَ الظَّالِمِينَ
Аллаһ әйтте: Ий Адәм, үзең вә хатының – Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән урыннан ашагыз, әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән булырсыз.

Choose other languages: