Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #102 Translated in Tatar

إِنَّكُمْ وَمَا تَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ حَصَبُ جَهَنَّمَ أَنْتُمْ لَهَا وَارِدُونَ
Аллаһ әйтер: Ий мөшрикләр сез вә сынымнарыгыз һәм шайтаннарыгыз, әлбәттә, җәһәннәм утыннарысыз, ул җәһәннәмгә сез дә керерсез.
لَوْ كَانَ هَٰؤُلَاءِ آلِهَةً مَا وَرَدُوهَا ۖ وَكُلٌّ فِيهَا خَالِدُونَ
Әгәр сезнең гыйбадәт сынымнарыгыз чыннан да Аллаһ булсалар әлбәттә җәһәннәмгә кермәс иделәр, мөшрикләр вә сынымлар һәммәсе җәһәннәмдә мәңге калучылардыр.
لَهُمْ فِيهَا زَفِيرٌ وَهُمْ فِيهَا لَا يَسْمَعُونَ
Ут эчендә аларның сулаулары каты булыр, ләкин алар анда үзләренең сулышларын вә башка тавышны ишетмәсләр чөнки ут бик каты кайнар.
إِنَّ الَّذِينَ سَبَقَتْ لَهُمْ مِنَّا الْحُسْنَىٰ أُولَٰئِكَ عَنْهَا مُبْعَدُونَ
Аллаһуга итагать иткән мөэминнәргә җәннәт шатландыруыбыз алдан булган иде, ул мөэминнәр җәһәннәмнән ераклаштырылдылар.
لَا يَسْمَعُونَ حَسِيسَهَا ۖ وَهُمْ فِي مَا اشْتَهَتْ أَنْفُسُهُمْ خَالِدُونَ
Алар җәннәткә кергәннән соң җәһәннәмдәге яман тавышларны ишетмәсләр, алар җәннәттә нәфесләре теләгән нәрсәләрдән файдаланып анда мәңге булырлар.

Choose other languages: