Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #36 Translated in Tatar

قُلْ أَطِيعُوا اللَّهَ وَالرَّسُولَ ۖ فَإِنْ تَوَلَّوْا فَإِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْكَافِرِينَ
Ий мөэминнәр, Аллаһуга һәм расүлгә итагать итегез! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, дөреслектә Аллаһ кәферләрне сөйми. Ягъни итагать итмәсәгез, кәфер булырсыз.
إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَىٰ آدَمَ وَنُوحًا وَآلَ إِبْرَاهِيمَ وَآلَ عِمْرَانَ عَلَى الْعَالَمِينَ
Дөреслектә Аллаһу тәгалә – Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән пәйгамбәрләрне һәм Ґимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям угълы Гыйсаны бөтен дөнья кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә күтәрде.
ذُرِّيَّةً بَعْضُهَا مِنْ بَعْضٍ ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче.
إِذْ قَالَتِ امْرَأَتُ عِمْرَانَ رَبِّ إِنِّي نَذَرْتُ لَكَ مَا فِي بَطْنِي مُحَرَّرًا فَتَقَبَّلْ مِنِّي ۖ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Ґимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: Ий Раббым, карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. Йә Рабби сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм теләгемне белүчесең. (Ґимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары булмаган. Хөннә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ашатканын күреп минем дә балам булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.)
فَلَمَّا وَضَعَتْهَا قَالَتْ رَبِّ إِنِّي وَضَعْتُهَا أُنْثَىٰ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا وَضَعَتْ وَلَيْسَ الذَّكَرُ كَالْأُنْثَىٰ ۖ وَإِنِّي سَمَّيْتُهَا مَرْيَمَ وَإِنِّي أُعِيذُهَا بِكَ وَذُرِّيَّتَهَا مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ
Хөннә Мәрьямне тудыргач: Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин хезмәтенә яхшы булыр иде, – диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: Ир бала, әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым. Марьямнең анасы Хөннә, Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр.

Choose other languages: