Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #35 Translated in Tatar

قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Ий Мухәммәд г-м әйт: Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне сөйәр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле.
قُلْ أَطِيعُوا اللَّهَ وَالرَّسُولَ ۖ فَإِنْ تَوَلَّوْا فَإِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْكَافِرِينَ
Ий мөэминнәр, Аллаһуга һәм расүлгә итагать итегез! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, дөреслектә Аллаһ кәферләрне сөйми. Ягъни итагать итмәсәгез, кәфер булырсыз.
إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَىٰ آدَمَ وَنُوحًا وَآلَ إِبْرَاهِيمَ وَآلَ عِمْرَانَ عَلَى الْعَالَمِينَ
Дөреслектә Аллаһу тәгалә – Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән пәйгамбәрләрне һәм Ґимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям угълы Гыйсаны бөтен дөнья кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә күтәрде.
ذُرِّيَّةً بَعْضُهَا مِنْ بَعْضٍ ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче.
إِذْ قَالَتِ امْرَأَتُ عِمْرَانَ رَبِّ إِنِّي نَذَرْتُ لَكَ مَا فِي بَطْنِي مُحَرَّرًا فَتَقَبَّلْ مِنِّي ۖ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Ґимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: Ий Раббым, карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. Йә Рабби сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм теләгемне белүчесең. (Ґимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары булмаган. Хөннә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ашатканын күреп минем дә балам булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.)

Choose other languages: