Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #44 Translated in Tatar

إِذْ تَمْشِي أُخْتُكَ فَتَقُولُ هَلْ أَدُلُّكُمْ عَلَىٰ مَنْ يَكْفُلُهُ ۖ فَرَجَعْنَاكَ إِلَىٰ أُمِّكَ كَيْ تَقَرَّ عَيْنُهَا وَلَا تَحْزَنَ ۚ وَقَتَلْتَ نَفْسًا فَنَجَّيْنَاكَ مِنَ الْغَمِّ وَفَتَنَّاكَ فُتُونًا ۚ فَلَبِثْتَ سِنِينَ فِي أَهْلِ مَدْيَنَ ثُمَّ جِئْتَ عَلَىٰ قَدَرٍ يَا مُوسَىٰ
Фиргаун Мусаны судан алгач, күкрәк сөтен имезү өчен күп хатыннарны чакырып имезеп карадылар, ләкин Муса һичберсен кабул итмәде. Шул вакытта Мусаның кыз кардәше Фиргаун йортына килде, ул әйтте: Бу сабыйны тәрбияләп үстерү өчен яхшы хатыннан хәбәр биримме? – дип. Соңра Мусаның анасын алып килделәр, Муса, әлбәттә, үз анасын кабул итте. Без сине үз анаңа кайтардык, сине күреп анаңның күзләре карарлансын вә тынычланып кайгысы бетсен өчен. Ий Муса, син бер имансыз кыйбтыйны үтердең, бу эшеңнең җәзасын алудан Без сине коткардык вә сине төрле мәшәкатьләргә төшереп сынадык. Син Мәдйән кавеме эчендә Шөґәеб пәйгамбәр янында ун ел тордың, соңра пәйгамбәр булырга тәгаенләнгән вакытта Мысырга килдең, ий Муса!
وَاصْطَنَعْتُكَ لِنَفْسِي
Тур тавына килгән вакытта Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр иттем.
اذْهَبْ أَنْتَ وَأَخُوكَ بِآيَاتِي وَلَا تَنِيَا فِي ذِكْرِي
Инде, ий Муса, үзең вә кардәшең Һарун Мин биргән могҗизалар белән Фиргаунне вә аның кавемен хак дингә өндәргә барыгыз вә Минем зекеремдә иренмәгез!
اذْهَبَا إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُ طَغَىٰ
Вәгазьләр өчен икегез Фиргаунгә барыгыз, чөнки ул чиктән тыш азды.
فَقُولَا لَهُ قَوْلًا لَيِّنًا لَعَلَّهُ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَىٰ
Фиргавенга йомшак яхшы сүзләр сөйләгез шаять вәгазләнер яки Аллаһ ґәзабыннан куркыр.

Choose other languages: