Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #47 Translated in Tatar

اذْهَبَا إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُ طَغَىٰ
Вәгазьләр өчен икегез Фиргаунгә барыгыз, чөнки ул чиктән тыш азды.
فَقُولَا لَهُ قَوْلًا لَيِّنًا لَعَلَّهُ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَىٰ
Фиргавенга йомшак яхшы сүзләр сөйләгез шаять вәгазләнер яки Аллаһ ґәзабыннан куркыр.
قَالَا رَبَّنَا إِنَّنَا نَخَافُ أَنْ يَفْرُطَ عَلَيْنَا أَوْ أَنْ يَطْغَىٰ
Әйттеләр: Ий Раббыбыз, без куркабыз Фиргаун ашыгып безгә ґәзаб бирер яки явыз эшне эшләвен арттырыр – дип.
قَالَ لَا تَخَافَا ۖ إِنَّنِي مَعَكُمَا أَسْمَعُ وَأَرَىٰ
Аллаһ әйтте: Ий Муса, курыкмагыз, әлбәттә, мин сезнең белән, Фиргаунгә сөйләгән сүзләрегезне ишетәмен һәм күрәмен, сезне саклармын.
فَأْتِيَاهُ فَقُولَا إِنَّا رَسُولَا رَبِّكَ فَأَرْسِلْ مَعَنَا بَنِي إِسْرَائِيلَ وَلَا تُعَذِّبْهُمْ ۖ قَدْ جِئْنَاكَ بِآيَةٍ مِنْ رَبِّكَ ۖ وَالسَّلَامُ عَلَىٰ مَنِ اتَّبَعَ الْهُدَىٰ
Барыгыз ул Фиргаунгә вә әйтегез: Без икебез дә сине хак дингә өндәү өчен җибәрелгән Раббыңның пәйгамбәрләребез. Ягькуб балаларын безнең, белән җибәр аларны төрлечә ґәзаблама. Без сиңа Раббыбыз тарафыннан күндерелгән рәсүлләр икәнлегебезгә могҗизалар белән килдек, Аллаһуның сәламе без күрсәткән хак юлга кергән кешеләргәдер.

Choose other languages: