Quran Apps in many lanuages:

Surah Muhammad Ayahs #20 Translated in Tatar

وَمِنْهُمْ مَنْ يَسْتَمِعُ إِلَيْكَ حَتَّىٰ إِذَا خَرَجُوا مِنْ عِنْدِكَ قَالُوا لِلَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ مَاذَا قَالَ آنِفًا ۚ أُولَٰئِكَ الَّذِينَ طَبَعَ اللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ وَاتَّبَعُوا أَهْوَاءَهُمْ
Монафикъларның кайберләре синең сүзеңне тыңлап торырлар, аннары яныңнан чыккач, сәхабәләрнең галимнәренә мәсхәрә итеп әйтерләр: Бая гына Мухәммәд нәрсә сөйләде, – дип. Аллаһ андый монафикъларның күңеленә мөһер сукты, алар нәфесләренә иярделәр, инде иманга киләчәк түгелләр.
وَالَّذِينَ اهْتَدَوْا زَادَهُمْ هُدًى وَآتَاهُمْ تَقْوَاهُمْ
Әмма синең сүзеңне тыңлап һидәят тапкан кешеләрнең һидәятләрен арттырыр, һәм аларга тәкъва булырга ярдәм бирер.
فَهَلْ يَنْظُرُونَ إِلَّا السَّاعَةَ أَنْ تَأْتِيَهُمْ بَغْتَةً ۖ فَقَدْ جَاءَ أَشْرَاطُهَا ۚ فَأَنَّىٰ لَهُمْ إِذَا جَاءَتْهُمْ ذِكْرَاهُمْ
Кәферләр көтмиләр башканы, мәгәр аңсыздан килә торган кыямәт көнен көтәләр, тәхкыйк кыямәтнең якынлыгының галәмәтләре килде, Коръәннең Аллаһудан иңгән китапларның ахыргысы булуы һәм Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрләрнең ахыргысы булуы. Болар иң көчле галәмәтләрдер. Аларга тәүбә итмәк һәм вәгазьләнеп төзәлмәк кайдан килер, әгәр кыямәт көне килсә?
فَاعْلَمْ أَنَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا اللَّهُ وَاسْتَغْفِرْ لِذَنْبِكَ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ مُتَقَلَّبَكُمْ وَمَثْوَاكُمْ
Бик белгел: һич Илаһә юктыр, мәгәр Аллаһ Үзе генәдер, гөнаһларыңа истигъфар кыл һәм өммәтеңнең ирләре вә хатыннары өчен дә истигъфар кыл, Аллаһ сезнең көндезләрен ниләр эшләп йөрегәнегезне һәм кичләрен нинди гамәлләр кылганыгызны яхшы беләдер.
وَيَقُولُ الَّذِينَ آمَنُوا لَوْلَا نُزِّلَتْ سُورَةٌ ۖ فَإِذَا أُنْزِلَتْ سُورَةٌ مُحْكَمَةٌ وَذُكِرَ فِيهَا الْقِتَالُ ۙ رَأَيْتَ الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ يَنْظُرُونَ إِلَيْكَ نَظَرَ الْمَغْشِيِّ عَلَيْهِ مِنَ الْمَوْتِ ۖ فَأَوْلَىٰ لَهُمْ
Мөэминнәр әйттеләр: Сугышка өндәгән аятьләр иңсә яхшы булыр иде, – дип. Кайчан бер аять иңдерелеп сугыш зекер ителсә, күңелләрендә Аллаһуга каршы чир булган монафикъларны күрерсең, алар үлемнән куркып һушы киткән кешенең каравы кеби сиңа карарлар, чөнки алар яратмаган үлем сугышта аларга якын киләдер.

Choose other languages: