Quran Apps in many lanuages:

Surah Maryam Ayahs #77 Translated in Tatar

وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلَّذِينَ آمَنُوا أَيُّ الْفَرِيقَيْنِ خَيْرٌ مَقَامًا وَأَحْسَنُ نَدِيًّا
Дөньяда вакытта аларга Безнең һәр нәрсәне бәян итүче аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә әйтәләр: Мөэмин белән кәфернең тора торган урын йөзеннән кайсысының урыны хәерлерәк, вә кавем җыела торган урын йөзеннән яхшыракдыр?
وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُمْ مِنْ قَرْنٍ هُمْ أَحْسَنُ أَثَاثًا وَرِئْيًا
Бу кәферләрдән элек күпме кәферләрне һәлак иттек, алар мал вә җиһаз җәһеттән артык һәм күренештә чибәррәк иделәр.
قُلْ مَنْ كَانَ فِي الضَّلَالَةِ فَلْيَمْدُدْ لَهُ الرَّحْمَٰنُ مَدًّا ۚ حَتَّىٰ إِذَا رَأَوْا مَا يُوعَدُونَ إِمَّا الْعَذَابَ وَإِمَّا السَّاعَةَ فَسَيَعْلَمُونَ مَنْ هُوَ شَرٌّ مَكَانًا وَأَضْعَفُ جُنْدًا
Әйт: Берәү хактан адашуда булса, сынамак өчен Аллаһ аңа озын гомер биргән булыр. Хәтта әгәр вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, яки дөньяда мөселманнар аларны җиңеп, үтермәк вә әсир алмак ґәзабы ирешсә, яки кыямәттә җәһәннәмгә керәчәкләрен күрсәләр, шул вакытта белерләр урын йөзеннән кайсы фирканең урыны кабахәтрәк, ягъни җәһәннәм кемгә тиешле икәнен һәм кайсы фирканең гаскәре зәгыйфьрәк икәнен.
وَيَزِيدُ اللَّهُ الَّذِينَ اهْتَدَوْا هُدًى ۗ وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ مَرَدًّا
Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер.
أَفَرَأَيْتَ الَّذِي كَفَرَ بِآيَاتِنَا وَقَالَ لَأُوتَيَنَّ مَالًا وَوَلَدًا
Әйә белдеңме аятьләребезне инкяр итүчене, ул кәфер әйтте: Әгәр кубарылсам, әлбәттә, малларым вә балаларым миңа бирелер дә, бурычларымны анда түләрмен, – дип.

Choose other languages: