Quran Apps in many lanuages:

Surah Maryam Ayahs #80 Translated in Tatar

وَيَزِيدُ اللَّهُ الَّذِينَ اهْتَدَوْا هُدًى ۗ وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ مَرَدًّا
Аллаһ, Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булган мөэминнәрнең һидәятен арттырыр. Изге гамәл мәңге калучыдыр, ул изге гамәл сәваб йөзеннән Раббың хозурында хәерлерәк вә ахырда кайтмак йөзеннән хәерлерәктер.
أَفَرَأَيْتَ الَّذِي كَفَرَ بِآيَاتِنَا وَقَالَ لَأُوتَيَنَّ مَالًا وَوَلَدًا
Әйә белдеңме аятьләребезне инкяр итүчене, ул кәфер әйтте: Әгәр кубарылсам, әлбәттә, малларым вә балаларым миңа бирелер дә, бурычларымны анда түләрмен, – дип.
أَطَّلَعَ الْغَيْبَ أَمِ اتَّخَذَ عِنْدَ الرَّحْمَٰنِ عَهْدًا
Ул имансыз, әллә яшерен эшне белә торган булдымы, яки маллары вә балалары кайтарып биреләчәге белән Аллаһудан ґәһед алдымы?
كَلَّا ۚ سَنَكْتُبُ مَا يَقُولُ وَنَمُدُّ لَهُ مِنَ الْعَذَابِ مَدًّا
Юк, ул имансыз яшерен эшне дә белмәде һәм Аллаһудан ґәһед тә алмады! Әлбәттә, Без аның әйткән сүзләрен язарбыз һәм ахирәттә җәза бирербез, һәм имансыз булганы өчен булган ґәзабына янә ґәзабны арттырырбыз.
وَنَرِثُهُ مَا يَقُولُ وَيَأْتِينَا فَرْدًا
Вә кыямәттә миңа бирелер дигән малына вә балаларына башканы варис итәрбез, Безнең хозурыбызга ялгыз килер.

Choose other languages: