Quran Apps in many lanuages:

Surah Ibrahim Ayahs #17 Translated in Tatar

وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِرُسُلِهِمْ لَنُخْرِجَنَّكُمْ مِنْ أَرْضِنَا أَوْ لَتَعُودُنَّ فِي مِلَّتِنَا ۖ فَأَوْحَىٰ إِلَيْهِمْ رَبُّهُمْ لَنُهْلِكَنَّ الظَّالِمِينَ
Кәферләре рәсүлләренә әйттеләр: Әлбәттә, без сезне җиребездән куып чыгарырбыз яки безнең динебезгә кайтырсыз. Ул рәсүлләргә Раббылары вәхий кылды, әлбәттә, Без ул залим кәферләрне һәлак итәрбез.
وَلَنُسْكِنَنَّكُمُ الْأَرْضَ مِنْ بَعْدِهِمْ ۚ ذَٰلِكَ لِمَنْ خَافَ مَقَامِي وَخَافَ وَعِيدِ
Алардан соң, әлбәттә, сезне алар җиренә урынлаштырачакбыз, Минем бу вәгъдәм җавап бирү өчен кыямәт көнендә. Минем алдымда басып торудан вә һәм Минем ґәзаб белән кылган вәгъдәмдән курыккан кешеләргә.
وَاسْتَفْتَحُوا وَخَابَ كُلُّ جَبَّارٍ عَنِيدٍ
Пәйгамбәрләр кәферләргә ачуландылар һәм үзләренә Аллаһудан ярдәм сорадылар, шулай ук кәферләр дә, ґәзабны күргәч, котылмак өчен Аллаһудан ярдәм сорап маташтылар, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итмәгән һәр залим һәлак булды.
مِنْ وَرَائِهِ جَهَنَّمُ وَيُسْقَىٰ مِنْ مَاءٍ صَدِيدٍ
Ул залимләрнең артында җәһәннәм ґәзабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләренең тәненнән аккан сары су белән сугарылырлар.
يَتَجَرَّعُهُ وَلَا يَكَادُ يُسِيغُهُ وَيَأْتِيهِ الْمَوْتُ مِنْ كُلِّ مَكَانٍ وَمَا هُوَ بِمَيِّتٍ ۖ وَمِنْ وَرَائِهِ عَذَابٌ غَلِيظٌ
Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир булмас, һәм аңа һәр әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу ґәзаблардан соң янә каты ґәзаб булыр.

Choose other languages: