Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #48 Translated in Tatar

وَقِيلَ يَا أَرْضُ ابْلَعِي مَاءَكِ وَيَا سَمَاءُ أَقْلِعِي وَغِيضَ الْمَاءُ وَقُضِيَ الْأَمْرُ وَاسْتَوَتْ عَلَى الْجُودِيِّ ۖ وَقِيلَ بُعْدًا لِلْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
Вә Аллаһ тарафыннан әйтелде: Ий җир, суыңны киптер вә, ий күк, суыңны туктатгыл, – дип. Су кимеде, һәлак буласы кешеләр тәмам һәлак булып бетте вә көймә Җудий тавына барып туктады, вә әйтелде: Залим кешеләргә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклыктыр, – дип.
وَنَادَىٰ نُوحٌ رَبَّهُ فَقَالَ رَبِّ إِنَّ ابْنِي مِنْ أَهْلِي وَإِنَّ وَعْدَكَ الْحَقُّ وَأَنْتَ أَحْكَمُ الْحَاكِمِينَ
Нух нида кылып әйтте: Ий Раббым! Угълым минем җәмәгатемнән, җәмәгатеңне коткарырмын дигән хак вәгъдәң бар вә син хәкимнәрнең дә хәкимерәгесең.
قَالَ يَا نُوحُ إِنَّهُ لَيْسَ مِنْ أَهْلِكَ ۖ إِنَّهُ عَمَلٌ غَيْرُ صَالِحٍ ۖ فَلَا تَسْأَلْنِ مَا لَيْسَ لَكَ بِهِ عِلْمٌ ۖ إِنِّي أَعِظُكَ أَنْ تَكُونَ مِنَ الْجَاهِلِينَ
Аллаһу тәгалә әйтте: Ий Нух, угълың синең җәмәгатеңнән түгел, тәхкыйк угълыңны миннән соравың, ягъни аңа дога кылуың яхшы эш түгел, белмичә, дәлилсез миннән сорамагыл, әлбәттә, мин сине наданнардан булмаска өндимен.
قَالَ رَبِّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ أَسْأَلَكَ مَا لَيْسَ لِي بِهِ عِلْمٌ ۖ وَإِلَّا تَغْفِرْ لِي وَتَرْحَمْنِي أَكُنْ مِنَ الْخَاسِرِينَ
Нух әйтте: Ий Раббым, сиңа сыгынамын, мине саклагыл үзем белмәгән нәрсәне синнән сораудан, әгәр Син мине ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, мин һәлак булучылардан булырмын.
قِيلَ يَا نُوحُ اهْبِطْ بِسَلَامٍ مِنَّا وَبَرَكَاتٍ عَلَيْكَ وَعَلَىٰ أُمَمٍ مِمَّنْ مَعَكَ ۚ وَأُمَمٌ سَنُمَتِّعُهُمْ ثُمَّ يَمَسُّهُمْ مِنَّا عَذَابٌ أَلِيمٌ
Әйтелде: Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш вә сиңа һәм синең белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, аларга Бездән рәнҗеткүче ґәзаб ирешер.

Choose other languages: