Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #47 Translated in Tatar

قَالَ سَآوِي إِلَىٰ جَبَلٍ يَعْصِمُنِي مِنَ الْمَاءِ ۚ قَالَ لَا عَاصِمَ الْيَوْمَ مِنْ أَمْرِ اللَّهِ إِلَّا مَنْ رَحِمَ ۚ وَحَالَ بَيْنَهُمَا الْمَوْجُ فَكَانَ مِنَ الْمُغْرَقِينَ
Угълы әйтте: Бу судан тау башына чыгып котылырмын. Нух әйтте: Бүген Аллаһ ґәзабыннан коткаручы юк, сине тау да коткара алмас, мәгәр Аллаһ рәхмәт кылган кешеләр генә көймәгә менеп котылырлар, – дип. Соңра араларына дулкын төшеп аларны аерды вә карышкан угълы суга батыл һәлак булды.
وَقِيلَ يَا أَرْضُ ابْلَعِي مَاءَكِ وَيَا سَمَاءُ أَقْلِعِي وَغِيضَ الْمَاءُ وَقُضِيَ الْأَمْرُ وَاسْتَوَتْ عَلَى الْجُودِيِّ ۖ وَقِيلَ بُعْدًا لِلْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
Вә Аллаһ тарафыннан әйтелде: Ий җир, суыңны киптер вә, ий күк, суыңны туктатгыл, – дип. Су кимеде, һәлак буласы кешеләр тәмам һәлак булып бетте вә көймә Җудий тавына барып туктады, вә әйтелде: Залим кешеләргә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклыктыр, – дип.
وَنَادَىٰ نُوحٌ رَبَّهُ فَقَالَ رَبِّ إِنَّ ابْنِي مِنْ أَهْلِي وَإِنَّ وَعْدَكَ الْحَقُّ وَأَنْتَ أَحْكَمُ الْحَاكِمِينَ
Нух нида кылып әйтте: Ий Раббым! Угълым минем җәмәгатемнән, җәмәгатеңне коткарырмын дигән хак вәгъдәң бар вә син хәкимнәрнең дә хәкимерәгесең.
قَالَ يَا نُوحُ إِنَّهُ لَيْسَ مِنْ أَهْلِكَ ۖ إِنَّهُ عَمَلٌ غَيْرُ صَالِحٍ ۖ فَلَا تَسْأَلْنِ مَا لَيْسَ لَكَ بِهِ عِلْمٌ ۖ إِنِّي أَعِظُكَ أَنْ تَكُونَ مِنَ الْجَاهِلِينَ
Аллаһу тәгалә әйтте: Ий Нух, угълың синең җәмәгатеңнән түгел, тәхкыйк угълыңны миннән соравың, ягъни аңа дога кылуың яхшы эш түгел, белмичә, дәлилсез миннән сорамагыл, әлбәттә, мин сине наданнардан булмаска өндимен.
قَالَ رَبِّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ أَسْأَلَكَ مَا لَيْسَ لِي بِهِ عِلْمٌ ۖ وَإِلَّا تَغْفِرْ لِي وَتَرْحَمْنِي أَكُنْ مِنَ الْخَاسِرِينَ
Нух әйтте: Ий Раббым, сиңа сыгынамын, мине саклагыл үзем белмәгән нәрсәне синнән сораудан, әгәр Син мине ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, мин һәлак булучылардан булырмын.

Choose other languages: