Surah Ghafir Ayahs #20 Translated in Tatar
يَوْمَ هُمْ بَارِزُونَ ۖ لَا يَخْفَىٰ عَلَى اللَّهِ مِنْهُمْ شَيْءٌ ۚ لِمَنِ الْمُلْكُ الْيَوْمَ ۖ لِلَّهِ الْوَاحِدِ الْقَهَّارِ
Кешеләр каберләреннән шул көнне чыгарлар, кешеләрнең хәлләреннән Аллаһуга һичнәрсә яшерен булмас, кешеләр бер урынга җыелып беткәч, Аллаһ әйтер: Менә бүген патшалык кем кулында? – дип. Бүген патшалык – каһһар, ялгыз вә бер генә булган Аллаһуга гына хасдыр.
الْيَوْمَ تُجْزَىٰ كُلُّ نَفْسٍ بِمَا كَسَبَتْ ۚ لَا ظُلْمَ الْيَوْمَ ۚ إِنَّ اللَّهَ سَرِيعُ الْحِسَابِ
Бу көндә һәркем кылган гамәле буенча гына җәза кылыныр, сәвабын киметеп яки гөнаһын арттырып һичкемгә золым итү булмас. Аллаһ хисаб итүдә бик тиздер.
وَأَنْذِرْهُمْ يَوْمَ الْآزِفَةِ إِذِ الْقُلُوبُ لَدَى الْحَنَاجِرِ كَاظِمِينَ ۚ مَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ حَمِيمٍ وَلَا شَفِيعٍ يُطَاعُ
Кәферләрне кыямәт көне белән куркыт, ул көн утка керергә якын көннәредер, ул көндә кайгыдан вә куркынычтан йөрәкләр бугазга килерләр. Ул көндә залимнәргә яклаучы дус булмас, шәфәгатьче дә булмас.
يَعْلَمُ خَائِنَةَ الْأَعْيُنِ وَمَا تُخْفِي الصُّدُورُ
Ул – Аллаһ күзләрнең хыянәтчесын белер, ул күз ят хатыннарга караган күздер һәм күкрәкләр эчендә яшерен сакланган нәрсәләрне дә белер.
وَاللَّهُ يَقْضِي بِالْحَقِّ ۖ وَالَّذِينَ يَدْعُونَ مِنْ دُونِهِ لَا يَقْضُونَ بِشَيْءٍ ۗ إِنَّ اللَّهَ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ
Аллаһ хаклык вә гаделлек белән хөкем итәр, Әмма мөшрикләрнең сынымнары бернәрсә белән дә хөкем итә алмаслар, дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
