Quran Apps in many lanuages:

Surah Fussilat Ayahs #45 Translated in Tatar

إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا بِالذِّكْرِ لَمَّا جَاءَهُمْ ۖ وَإِنَّهُ لَكِتَابٌ عَزِيزٌ
Аллаһудан Коръән килгәннән соң Коръәннең хөкемнәрен вә вәгазьләрен инкяр итүчеләр тиешле җәзаны алырлар. Бит ул Коръән бик көчле вә файдалы, мисалы юк бер хак китаптыр.
لَا يَأْتِيهِ الْبَاطِلُ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَلَا مِنْ خَلْفِهِ ۖ تَنْزِيلٌ مِنْ حَكِيمٍ حَمِيدٍ
Ул Коръәннең алдыннан да вә артыннан да батыл килмәс, ягъни Коръән иңгән елларда да, хәзерге көндә дә Коръән Кәримне вә аның хөкемнәрен, вәгазьләрен юкка чыгара торган көч вә куәт дөньяда табылмады һәм табылмас. Ул Коръән эшендә гадел хәким сүзендә вә фигылендә мактаулы булган Аллаһудан иңдерелмештер.
مَا يُقَالُ لَكَ إِلَّا مَا قَدْ قِيلَ لِلرُّسُلِ مِنْ قَبْلِكَ ۚ إِنَّ رَبَّكَ لَذُو مَغْفِرَةٍ وَذُو عِقَابٍ أَلِيمٍ
Ий Мухәммәд г-м, сиңа башка сүз әйтелмидер, мәгәр синнән элекке пәйгамбәрләргә әйтелгән сүзләр генә әйтеләдер, синең Раббың мөэминнәрне ярлыкаучы вә кәферләрдән каты рәнҗеткүче ґәзаб белән үч алу иясе.
وَلَوْ جَعَلْنَاهُ قُرْآنًا أَعْجَمِيًّا لَقَالُوا لَوْلَا فُصِّلَتْ آيَاتُهُ ۖ أَأَعْجَمِيٌّ وَعَرَبِيٌّ ۗ قُلْ هُوَ لِلَّذِينَ آمَنُوا هُدًى وَشِفَاءٌ ۖ وَالَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ فِي آذَانِهِمْ وَقْرٌ وَهُوَ عَلَيْهِمْ عَمًى ۚ أُولَٰئِكَ يُنَادَوْنَ مِنْ مَكَانٍ بَعِيدٍ
Әгәр Без Коръәнне гарәб теленнән башка телдә кылсак иде, әлбәттә әйтерләр иде: Ни булыр иде бу Коръәннең аятьләре без аңлый торган гарәб телендә бәян ителгән булса, пәйгамбәр үзе гарәб китабы башка телдә, дип, янә инкярләрен арттырыр иделәр. Син әйт: Ул Коръән иман китергән хак мөэминнәргә ышанычлы туры юлдыр вә күңелдәге мөшриклек, монафикълык вә наданлык чирләренә шифадыр. Әмма Коръәнгә яки аның хөкемнәренә ышанмаучыларның колакларында саңгыраулык бар ки, инде алар ишетмәсләр, вә Коръән аларга сукырлыктыр ки, Коръән күрсәткән хак юлны күрмәсләр, ул кәферләрнең ишетмәүдә вә күрмәүдә мисаллары бик ерактагы кеше кебиләрдер, ул ерактагы кешегә кычкырып сөйләсәң дә ишетмәс, вә ишарә итеп күрсәтсәң күрмәс.
وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَى الْكِتَابَ فَاخْتُلِفَ فِيهِ ۗ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِنْ رَبِّكَ لَقُضِيَ بَيْنَهُمْ ۚ وَإِنَّهُمْ لَفِي شَكٍّ مِنْهُ مُرِيبٍ
Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат бирдек, ул китап турында ихтыйлаф ителде бәгъзеләре ышанды, бәгъзеләре ышанмады. Әгәр Коръәнне ялганга тотучылардан ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкеме араларында ґәзаб белән тәмам булыр иде. Алар, әлбәттә, Коръәннән шикләнәләр вә аның хаклыгыннан авышалар.

Choose other languages: