Quran Apps in many lanuages:

Surah Ar-Rad Ayahs #40 Translated in Tatar

وَالَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَفْرَحُونَ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ ۖ وَمِنَ الْأَحْزَابِ مَنْ يُنْكِرُ بَعْضَهُ ۚ قُلْ إِنَّمَا أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ اللَّهَ وَلَا أُشْرِكَ بِهِ ۚ إِلَيْهِ أَدْعُو وَإِلَيْهِ مَآبِ
Без китап биргән яһүд вә насарадан сиңа иңгән Коръәнгә шатланучы яманлылар бар, әмма кайбер кәферләр Коръәннең бәгъзе аятьләрен инкяр итәләр. Әйт: Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга боерылдым һәм Аңа һичкемне тиңдәш итмәскә, вә Аллаһуга гына гыйбадәткә чакырамын вә кайтачак җиребез дә Аңадыр.
وَكَذَٰلِكَ أَنْزَلْنَاهُ حُكْمًا عَرَبِيًّا ۚ وَلَئِنِ اتَّبَعْتَ أَهْوَاءَهُمْ بَعْدَمَا جَاءَكَ مِنَ الْعِلْمِ مَا لَكَ مِنَ اللَّهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا وَاقٍ
Һәм шулай Коръәнне иңдердек гарәп телендә гадел хөкем итеп, әгәр сиңа дәлилләр вә шәригать хөкемнәре килгәннән соң аларның һаваларына, батыл гадәтләренә иярсәң, Аллаһудан килгән ґәзабтан сине саклаучы вә ярдәм бирүче булмас.
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلًا مِنْ قَبْلِكَ وَجَعَلْنَا لَهُمْ أَزْوَاجًا وَذُرِّيَّةً ۚ وَمَا كَانَ لِرَسُولٍ أَنْ يَأْتِيَ بِآيَةٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ ۗ لِكُلِّ أَجَلٍ كِتَابٌ
Синнән элек тә рәсүлләр җибәрдек вә аларга күп хатынлар вә күп балалар бирдек, Аллаһ теләгәндә башка һичбер расүлгә галәмәт китермәк мөмкин түгел. Барлык нәрсәнең вакыты һәркемнең әҗәле язылмыш, вакытында килер.
يَمْحُو اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَيُثْبِتُ ۖ وَعِنْدَهُ أُمُّ الْكِتَابِ
Аллаһ теләгән нәрсәсен бетерер вә теләгән нәрсәсен бар кылыр, вә китаплар анасы Ләүхүлмәхфуз – Аллаһу хозурындадыр.
وَإِنْ مَا نُرِيَنَّكَ بَعْضَ الَّذِي نَعِدُهُمْ أَوْ نَتَوَفَّيَنَّكَ فَإِنَّمَا عَلَيْكَ الْبَلَاغُ وَعَلَيْنَا الْحِسَابُ
Ий Мухәммәд г-м, кәферләргә вәгъдә иткен ґәзабларыбызның бәгъзесен сиңа күрсәтербез яки аларга ґәзаб килмәстән элек синең җаныңны алырбыз, сиңа йөкләтелгән нәрсә фәкать Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештермәк вә хисап кылмак, хөкем итмәк Безнең эшебез.

Choose other languages: