Quran Apps in many lanuages:

Surah Ar-Rad Ayahs #37 Translated in Tatar

أَفَمَنْ هُوَ قَائِمٌ عَلَىٰ كُلِّ نَفْسٍ بِمَا كَسَبَتْ ۗ وَجَعَلُوا لِلَّهِ شُرَكَاءَ قُلْ سَمُّوهُمْ ۚ أَمْ تُنَبِّئُونَهُ بِمَا لَا يَعْلَمُ فِي الْأَرْضِ أَمْ بِظَاهِرٍ مِنَ الْقَوْلِ ۗ بَلْ زُيِّنَ لِلَّذِينَ كَفَرُوا مَكْرُهُمْ وَصُدُّوا عَنِ السَّبِيلِ ۗ وَمَنْ يُضْلِلِ اللَّهُ فَمَا لَهُ مِنْ هَادٍ
Барча кешеләрнең кылган эшләреннән хәбәрдар булган Аллаһу тәгалә һичнәрсәгә ярамаган сынымлар белән бер тигез булырмы? Кәферләр сынымларын Аллаһуга тиңдәш кылдылар. Аларга әйт: Дәлилләр белән исбат итегез, сынымларыгыз Илаһә тотып гыйбадәт кылырга яраклы нәрсәләрме? Әйә сез хәбәр бирәсезме Аллаһу тәгаләнең җирдә белмәгән нәрсәсе белән? Яки сүзнең мәгънәсен һич фикерләмичә Аллаһуның тиңдәше бар дидегезме? Бәлки кәферләргә хакка каршы хәйлә мәкерләре вә кәфер эшләре үзләренә зиннәтле күренде һәм алар кешеләрне Аллаһ юлыннан тыйдылар. Бер кешене Аллаһ адаштырса, ул кешене туры юлга күндерүче булмас.
لَهُمْ عَذَابٌ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۖ وَلَعَذَابُ الْآخِرَةِ أَشَقُّ ۖ وَمَا لَهُمْ مِنَ اللَّهِ مِنْ وَاقٍ
Аларга дөньяда ук ґәзаб булыр, әмма ахирәт ґәзабы катырак, Аллаһ ґәзабыннан аларны саклап калучы булмас.
مَثَلُ الْجَنَّةِ الَّتِي وُعِدَ الْمُتَّقُونَ ۖ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ ۖ أُكُلُهَا دَائِمٌ وَظِلُّهَا ۚ تِلْكَ عُقْبَى الَّذِينَ اتَّقَوْا ۖ وَعُقْبَى الْكَافِرِينَ النَّارُ
Тәкъва мөэминләргә вәгъдә ителгән җәннәтнең мисалы: астыннан төрле елгалар агар, җимешләре дә даим булыр, вә күләгәсе дә даим булыр, шундый җәннәтләр тәкъва мөэминләрнең ахыргы урынлары. Әмма кәферләрнең ахыр урыны ут.
وَالَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَفْرَحُونَ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ ۖ وَمِنَ الْأَحْزَابِ مَنْ يُنْكِرُ بَعْضَهُ ۚ قُلْ إِنَّمَا أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ اللَّهَ وَلَا أُشْرِكَ بِهِ ۚ إِلَيْهِ أَدْعُو وَإِلَيْهِ مَآبِ
Без китап биргән яһүд вә насарадан сиңа иңгән Коръәнгә шатланучы яманлылар бар, әмма кайбер кәферләр Коръәннең бәгъзе аятьләрен инкяр итәләр. Әйт: Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга боерылдым һәм Аңа һичкемне тиңдәш итмәскә, вә Аллаһуга гына гыйбадәткә чакырамын вә кайтачак җиребез дә Аңадыр.
وَكَذَٰلِكَ أَنْزَلْنَاهُ حُكْمًا عَرَبِيًّا ۚ وَلَئِنِ اتَّبَعْتَ أَهْوَاءَهُمْ بَعْدَمَا جَاءَكَ مِنَ الْعِلْمِ مَا لَكَ مِنَ اللَّهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا وَاقٍ
Һәм шулай Коръәнне иңдердек гарәп телендә гадел хөкем итеп, әгәр сиңа дәлилләр вә шәригать хөкемнәре килгәннән соң аларның һаваларына, батыл гадәтләренә иярсәң, Аллаһудан килгән ґәзабтан сине саклаучы вә ярдәм бирүче булмас.

Choose other languages: