Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #82 Translated in Tatar

أَيْنَمَا تَكُونُوا يُدْرِكْكُمُ الْمَوْتُ وَلَوْ كُنْتُمْ فِي بُرُوجٍ مُشَيَّدَةٍ ۗ وَإِنْ تُصِبْهُمْ حَسَنَةٌ يَقُولُوا هَٰذِهِ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ ۖ وَإِنْ تُصِبْهُمْ سَيِّئَةٌ يَقُولُوا هَٰذِهِ مِنْ عِنْدِكَ ۚ قُلْ كُلٌّ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ ۖ فَمَالِ هَٰؤُلَاءِ الْقَوْمِ لَا يَكَادُونَ يَفْقَهُونَ حَدِيثًا
Кай урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, әгәр күккә терәлгән, бик таза төзелгән кыл эчендә булсагыз да. Әгәр монафикъларга ґәнимәт малы кеби нигъмәт ирешсә, бу нигъмәт Аллаһудан диләр, әгәр аларга каза, кайгы ирешсә: Ий Мухәммәд г-м, бу кайгы безгә синең шомлыгыңнан иреште, – диләр. Син әйт: Кемгә нәрсә ирешсә дә, һәммәсе дә Аллаһудан, – дип. Ни булды бу кавемгә Аллаһуның ачык аңлаешлы хак сүзләрен аңларга һәм кабул итәргә якын да килмиләр?
مَا أَصَابَكَ مِنْ حَسَنَةٍ فَمِنَ اللَّهِ ۖ وَمَا أَصَابَكَ مِنْ سَيِّئَةٍ فَمِنْ نَفْسِكَ ۚ وَأَرْسَلْنَاكَ لِلنَّاسِ رَسُولًا ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ شَهِيدًا
Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер. Янә сине, ий Мухәммәд г-м, бөтен дөнья кешеләренә ислам динен өйрәтер өчен илче итеп җибәрдек. Кешеләрнең бөтен эшләрен күреп, белеп торырга Аллаһ үзе җитәдер.
مَنْ يُطِعِ الرَّسُولَ فَقَدْ أَطَاعَ اللَّهَ ۖ وَمَنْ تَوَلَّىٰ فَمَا أَرْسَلْنَاكَ عَلَيْهِمْ حَفِيظًا
Бер кеше расүлгә итагать итсә – Аллаһуга итагать иткән буладыр, вә бер кеше расүлгә итагать итүдән баш тартса, дөреслектә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан буладыр, без сине итагать итмәгән кешеләрне саклаучы итеп җибәрмәдек.
وَيَقُولُونَ طَاعَةٌ فَإِذَا بَرَزُوا مِنْ عِنْدِكَ بَيَّتَ طَائِفَةٌ مِنْهُمْ غَيْرَ الَّذِي تَقُولُ ۖ وَاللَّهُ يَكْتُبُ مَا يُبَيِّتُونَ ۖ فَأَعْرِضْ عَنْهُمْ وَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ وَكِيلًا
Монафикълар күз алдында: Ий Мухәммәд г-м, сиңа итагать итәбез, – диләр, әгәр синең яныңнан чыгып китсәләр, алардан бер таифә кич булгач җыелып, синең янында сөйләгән сүзләрдән башка сүзләрне сөйли. Ягъни расүлгә итагать итмәгез, – диләр. Аллаһ монафикъларның үзгәртеп сөйләгән сүзләрен язар. Алардан киселегез һәм һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылыгыз! Һәр эштә ярдәм итүче вә туры юлга күндерүче вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.
أَفَلَا يَتَدَبَّرُونَ الْقُرْآنَ ۚ وَلَوْ كَانَ مِنْ عِنْدِ غَيْرِ اللَّهِ لَوَجَدُوا فِيهِ اخْتِلَافًا كَثِيرًا
Ни өчен күп кешеләр Коръәннең мәгънәсен фикерләп, уйлап карамыйлар? Чын күңелдән фикерләп укысалар, әлбәттә, Коръәннең Аллаһ сүзләре икәнлеген белер иделәр. Әгәр бу Коръән Аллаһудан башка бер кешенең сүзләре булса иде, әлбәттә, кешеләр ул Коръәндә бер-берсенә каршы булган сүзләрне күп табар иделәр.

Choose other languages: