Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #68 Translated in Tatar

أَمَّنْ يَبْدَأُ الْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُ وَمَنْ يَرْزُقُكُمْ مِنَ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ ۗ أَإِلَٰهٌ مَعَ اللَّهِ ۚ قُلْ هَاتُوا بُرْهَانَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Башта юктан бар итеп, соңра үлгәннән соң тергезүче Аллаһ хәерлерәкме, яки мөшрикләрнең сынымнары херлеме? Сезне күктән вә җирдән кем ризыкландыра? Аллаһ кыйла торган эшләрне кыла ала торган Аллаһудан башка Илаһә бармы? Әйт: Әгәр янә бер Илаһә бар дигән сүзегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез.
قُلْ لَا يَعْلَمُ مَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ الْغَيْبَ إِلَّا اللَّهُ ۚ وَمَا يَشْعُرُونَ أَيَّانَ يُبْعَثُونَ
Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр, вә сизмәсләр.
بَلِ ادَّارَكَ عِلْمُهُمْ فِي الْآخِرَةِ ۚ بَلْ هُمْ فِي شَكٍّ مِنْهَا ۖ بَلْ هُمْ مِنْهَا عَمُونَ
Аларның белемнәре ахирәткә ирешмәсме, кыямәт кайчан була дип сорыйлар, бәлки алар кыямәтнең булачагында шикләнмәктәләр, бәлки аларның күңелләре кыямәтнең булачагыннан сукырдыр.
وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا أَإِذَا كُنَّا تُرَابًا وَآبَاؤُنَا أَئِنَّا لَمُخْرَجُونَ
Кәферләр әйттеләр: Без үлеп туфрак булсак һәм аталарыбыз да туфрак булсалар, шуннан соң терелеп кабердән чыгарбызмы?
لَقَدْ وُعِدْنَا هَٰذَا نَحْنُ وَآبَاؤُنَا مِنْ قَبْلُ إِنْ هَٰذَا إِلَّا أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ
Без дә, бездән элек аталарыбыз да үлгәннән соң терелү белән вәгъдә ителдек, ләкин ул вәгъдә әүвәлгеләрдән калган ялган сүздән башка нәрсә түгелдер, – диделәр.

Choose other languages: