Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #70 Translated in Tatar

بَلِ ادَّارَكَ عِلْمُهُمْ فِي الْآخِرَةِ ۚ بَلْ هُمْ فِي شَكٍّ مِنْهَا ۖ بَلْ هُمْ مِنْهَا عَمُونَ
Аларның белемнәре ахирәткә ирешмәсме, кыямәт кайчан була дип сорыйлар, бәлки алар кыямәтнең булачагында шикләнмәктәләр, бәлки аларның күңелләре кыямәтнең булачагыннан сукырдыр.
وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا أَإِذَا كُنَّا تُرَابًا وَآبَاؤُنَا أَئِنَّا لَمُخْرَجُونَ
Кәферләр әйттеләр: Без үлеп туфрак булсак һәм аталарыбыз да туфрак булсалар, шуннан соң терелеп кабердән чыгарбызмы?
لَقَدْ وُعِدْنَا هَٰذَا نَحْنُ وَآبَاؤُنَا مِنْ قَبْلُ إِنْ هَٰذَا إِلَّا أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ
Без дә, бездән элек аталарыбыз да үлгәннән соң терелү белән вәгъдә ителдек, ләкин ул вәгъдә әүвәлгеләрдән калган ялган сүздән башка нәрсә түгелдер, – диделәр.
قُلْ سِيرُوا فِي الْأَرْضِ فَانْظُرُوا كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُجْرِمِينَ
Аларга әйт: Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, хакны ялганга тотучыларның ахыр хәлләре ничек булган, күрегез!
وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَلَا تَكُنْ فِي ضَيْقٍ مِمَّا يَمْكُرُونَ
Аларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын.

Choose other languages: