Surah An-Nahl Ayahs #27 Translated in Tatar
لَا جَرَمَ أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ مَا يُسِرُّونَ وَمَا يُعْلِنُونَ ۚ إِنَّهُ لَا يُحِبُّ الْمُسْتَكْبِرِينَ
Шиксез, Аллаһ беләдер аларның күрсәтеп һәм яшереп эшләгән явыз эшләрен. Шиксез, Аллаһ зураеп тәкәбберлек кылучыларны яратмыйдыр.
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ مَاذَا أَنْزَلَ رَبُّكُمْ ۙ قَالُوا أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ
Әгәр ул кәферләрдән соралса: Раббыгыз Мухәммәдкә нәрсә иңдерде? – дип, алар җавапта әйттеләр: Әүвәлге өммәтләрнең әкиятен иңдерде, – дип.
لِيَحْمِلُوا أَوْزَارَهُمْ كَامِلَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۙ وَمِنْ أَوْزَارِ الَّذِينَ يُضِلُّونَهُمْ بِغَيْرِ عِلْمٍ ۗ أَلَا سَاءَ مَا يَزِرُونَ
Алар бу сүзләрне сөйлиләр кыямәт көнне авыр җәзасын күтәрер өчен, дәхи дәлилсез ялган сүзләр белән үзләренә ияртеп аздырган кешеләрнең дә гөнаһларының җәзасын күтәрерләр, әгаһ булсыннар, белеп торсыннар күтәрәчәк җәзалары нинди кабахәттер.
قَدْ مَكَرَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ فَأَتَى اللَّهُ بُنْيَانَهُمْ مِنَ الْقَوَاعِدِ فَخَرَّ عَلَيْهِمُ السَّقْفُ مِنْ فَوْقِهِمْ وَأَتَاهُمُ الْعَذَابُ مِنْ حَيْثُ لَا يَشْعُرُونَ
Әүвәлге кәферләр дә Аллаһуга каршы мәкерлек кылдылар, хәтта ләгънәт ителгән вә һәлак булган Намруд патша Аллаһугызны атып төшерәм, дип, бөек манара ясаткан иде. Аллаһ төзегән манараларының нигезен суырып алды да, биналары өсләренә ишелеп төште, һич көтмәгәндә, алар сизмәгән җирдән өсләренә ґәзаб килде, ягъни төзегән биналары үзләрен һәлак итте.
ثُمَّ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يُخْزِيهِمْ وَيَقُولُ أَيْنَ شُرَكَائِيَ الَّذِينَ كُنْتُمْ تُشَاقُّونَ فِيهِمْ ۚ قَالَ الَّذِينَ أُوتُوا الْعِلْمَ إِنَّ الْخِزْيَ الْيَوْمَ وَالسُّوءَ عَلَى الْكَافِرِينَ
Соңра ахирәттә аларны төрле ґәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: Миңа тиңдәш кылган нәрсәләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап мөселманнарга дошман була идегез. Белем бирелгәннәр әйтер: Бүген ґәзаб вә рисвайлык кәферләргә.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
