Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #56 Translated in Tatar

فَتَرَى الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِمْ مَرَضٌ يُسَارِعُونَ فِيهِمْ يَقُولُونَ نَخْشَىٰ أَنْ تُصِيبَنَا دَائِرَةٌ ۚ فَعَسَى اللَّهُ أَنْ يَأْتِيَ بِالْفَتْحِ أَوْ أَمْرٍ مِنْ عِنْدِهِ فَيُصْبِحُوا عَلَىٰ مَا أَسَرُّوا فِي أَنْفُسِهِمْ نَادِمِينَ
Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр.
وَيَقُولُ الَّذِينَ آمَنُوا أَهَٰؤُلَاءِ الَّذِينَ أَقْسَمُوا بِاللَّهِ جَهْدَ أَيْمَانِهِمْ ۙ إِنَّهُمْ لَمَعَكُمْ ۚ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فَأَصْبَحُوا خَاسِرِينَ
Монафикъларның яшерен эшләре ачылгач, аларның монафикъ икәнлекләрен белмәгән мөэминнәр гаҗәпләнеп әйттеләр: Әйә ий мөэминнәр! Без сезнең, динегездә, сезнең белән бергә чын мөэминнәрбез дип, Аллаһ исеме белән ныклап ант итүчеләр шулармы? Чын монафикъ булсалар да, без чын мөселманнарбыз, дип, Аллаһ исеме белән ант итәләрме? – дип. Ул монафикъларның бөтен гамәле җуелды, Аллаһуның нигъмәтләреннән киселеп, хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا مَنْ يَرْتَدَّ مِنْكُمْ عَنْ دِينِهِ فَسَوْفَ يَأْتِي اللَّهُ بِقَوْمٍ يُحِبُّهُمْ وَيُحِبُّونَهُ أَذِلَّةٍ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ أَعِزَّةٍ عَلَى الْكَافِرِينَ يُجَاهِدُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَلَا يَخَافُونَ لَوْمَةَ لَائِمٍ ۚ ذَٰلِكَ فَضْلُ اللَّهِ يُؤْتِيهِ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак динен ташлап мөртәт булса, Аллаһ алар урынына үзенә сөекле һәм Аллаһуны сөюче каумне тиздән китерер, алар мөэминнәргә йомшак күңелле, кәферләргә каты күңелле булырлар. Алар Аллаһ юлында сугышырлар, ислам динен куәтләр өчен бөтен көчләрен куярлар һәм куркытып шелтә кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Аларның шундый булулары Аллаһуның юмартлыгыдыр, Ул аны теләгән кешесенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе.
إِنَّمَا وَلِيُّكُمُ اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَالَّذِينَ آمَنُوا الَّذِينَ يُقِيمُونَ الصَّلَاةَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَهُمْ رَاكِعُونَ
Аллаһ әйткәннән башкача булмас, ий мөэминнәр! Һәр эшегездә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһудыр, иярергә тиешле булган остазыгыз Аллаһуның расүледер һәм сезгә дус булырга яраклы кешеләр – рөкүґ, сәҗдә кылып намаз укучы һәм зәкят бирүче хак мөэминнәрдер.
وَمَنْ يَتَوَلَّ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَالَّذِينَ آمَنُوا فَإِنَّ حِزْبَ اللَّهِ هُمُ الْغَالِبُونَ
Югарыда әйтелгәнчә, берәү Аллаһуга нык бирелсә һәм расүленә дә ныклап иярсә һәм чын мөэминнәргә эчкерсез дус булсалар, алар Аллаһ гаскәрләредер, Аллаһ гаскәрләре, әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән җиңүчеләр.

Choose other languages: