Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #59 Translated in Tatar

إِنَّمَا وَلِيُّكُمُ اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَالَّذِينَ آمَنُوا الَّذِينَ يُقِيمُونَ الصَّلَاةَ وَيُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَهُمْ رَاكِعُونَ
Аллаһ әйткәннән башкача булмас, ий мөэминнәр! Һәр эшегездә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһудыр, иярергә тиешле булган остазыгыз Аллаһуның расүледер һәм сезгә дус булырга яраклы кешеләр – рөкүґ, сәҗдә кылып намаз укучы һәм зәкят бирүче хак мөэминнәрдер.
وَمَنْ يَتَوَلَّ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَالَّذِينَ آمَنُوا فَإِنَّ حِزْبَ اللَّهِ هُمُ الْغَالِبُونَ
Югарыда әйтелгәнчә, берәү Аллаһуга нык бирелсә һәм расүленә дә ныклап иярсә һәм чын мөэминнәргә эчкерсез дус булсалар, алар Аллаһ гаскәрләредер, Аллаһ гаскәрләре, әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән җиңүчеләр.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا الَّذِينَ اتَّخَذُوا دِينَكُمْ هُزُوًا وَلَعِبًا مِنَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ وَالْكُفَّارَ أَوْلِيَاءَ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Ий мөэминнәр! Сездән элек китап бирелгән мөшрикләрне һәм Аллаһуга ышанмаучы кәферләрне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне уенга саныйлар һәм мәсхәрә кылалар. Аллаһудан куркыгыз! Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Әгәр хак мөэмин булсагыз.
وَإِذَا نَادَيْتُمْ إِلَى الصَّلَاةِ اتَّخَذُوهَا هُزُوًا وَلَعِبًا ۚ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَا يَعْقِلُونَ
Әгәр сез азан әйтеп кешеләрне намазга чакырсагыз, азанны һәм намазны уенга саныйлар вә мәсхәрә итәләр, алар бу эшләрен эшлиләр хакны аңламаганнары өчен. (Башкаларның да аңламаучы булуын телиләр).
قُلْ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ هَلْ تَنْقِمُونَ مِنَّا إِلَّا أَنْ آمَنَّا بِاللَّهِ وَمَا أُنْزِلَ إِلَيْنَا وَمَا أُنْزِلَ مِنْ قَبْلُ وَأَنَّ أَكْثَرَكُمْ فَاسِقُونَ
Әйт: Ий китап әһелләре! Бездән үч алырга телисезме фәкать Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга ышанганыбыз өчен генә? Әлбәттә, сезнең күпләрегез фасыйклар, – дип.

Choose other languages: