Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #28 Translated in Tatar

قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِنَّا لَنْ نَدْخُلَهَا أَبَدًا مَا دَامُوا فِيهَا ۖ فَاذْهَبْ أَنْتَ وَرَبُّكَ فَقَاتِلَا إِنَّا هَاهُنَا قَاعِدُونَ
Кәферләрдән куркучылары әйттеләр: Ий Муса, без Әрихә шәһәренә, әлбәттә, мәңге кермәбез, шәһәр халкы анда торган вакытта. Ий Муса, үзең һәм Раббың, барыгыз шәһәр кәферләре белән икәү сугышыгыз! Ә без шушы урында карап утырабыз, – дип.
قَالَ رَبِّ إِنِّي لَا أَمْلِكُ إِلَّا نَفْسِي وَأَخِي ۖ فَافْرُقْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ الْقَوْمِ الْفَاسِقِينَ
Муса әйтте: Ий Раббым мин фәкать үземә һәм кардәшем Һарунга ихтыярлымын, башкача һич сүзем үтмидер. Ий Раббым фәсыйк белән безнең араны аер, – дип.
قَالَ فَإِنَّهَا مُحَرَّمَةٌ عَلَيْهِمْ ۛ أَرْبَعِينَ سَنَةً ۛ يَتِيهُونَ فِي الْأَرْضِ ۚ فَلَا تَأْسَ عَلَى الْقَوْمِ الْفَاسِقِينَ
Аллаһ әйтте: Инде аларга Әрихә шәһәренә керүне кырык елга чаклы хәрам кылдым. Кырык ел үтмичә анда керә алмаслар, хәйран булып сахрәдә адашып йөрерләр. Ий Муса, фасыйк каум өчен кайгырма, инкяр кылсалар җәзасы үзләренәдер, – дип.
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ ابْنَيْ آدَمَ بِالْحَقِّ إِذْ قَرَّبَا قُرْبَانًا فَتُقُبِّلَ مِنْ أَحَدِهِمَا وَلَمْ يُتَقَبَّلْ مِنَ الْآخَرِ قَالَ لَأَقْتُلَنَّكَ ۖ قَالَ إِنَّمَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنَ الْمُتَّقِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укытыл. (Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды.) Ике егет корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе – Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: Ий Һабил мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен, – дип. Һабил әйтте: Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер, – дип.
لَئِنْ بَسَطْتَ إِلَيَّ يَدَكَ لِتَقْتُلَنِي مَا أَنَا بِبَاسِطٍ يَدِيَ إِلَيْكَ لِأَقْتُلَكَ ۖ إِنِّي أَخَافُ اللَّهَ رَبَّ الْعَالَمِينَ
Һабил Кабилгә әйтте: Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ґәзабыннан куркамын, – дип.

Choose other languages: