Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #26 Translated in Tatar

قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِنَّ فِيهَا قَوْمًا جَبَّارِينَ وَإِنَّا لَنْ نَدْخُلَهَا حَتَّىٰ يَخْرُجُوا مِنْهَا فَإِنْ يَخْرُجُوا مِنْهَا فَإِنَّا دَاخِلُونَ
Әлеге куркак кабилә башлыклары әйттеләр: Ий Муса Әрихә шәһәрендә көчле, батыр каум яши, без алардан куркабыз, шул сәбәпле шәһәргә һич тә кермәбез, хәтта ул каум шәһәрдән чыгып киткәннәренә чаклы. Әгәр алар шәһәрдән чыгып китсәләр, без, әлбәттә, шәһәргә керүчебез, – дип.
قَالَ رَجُلَانِ مِنَ الَّذِينَ يَخَافُونَ أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيْهِمَا ادْخُلُوا عَلَيْهِمُ الْبَابَ فَإِذَا دَخَلْتُمُوهُ فَإِنَّكُمْ غَالِبُونَ ۚ وَعَلَى اللَّهِ فَتَوَكَّلُوا إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Кабилә башлыкларыннан Аллаһ нигъмәтләгән икесе әйттеләр: Кәферләрдән курыкмагыз, Аллаһуга тәвәккәл итеп шәһәр капкасыннан керегез! Әгәр шәһәр капкасыннан керсәгез кәферләрне җиңәрсез, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз һәм шәһәргә керегез, әгәр Аллаһуның ярдәм бирәчәгенә ышансагыз.
قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِنَّا لَنْ نَدْخُلَهَا أَبَدًا مَا دَامُوا فِيهَا ۖ فَاذْهَبْ أَنْتَ وَرَبُّكَ فَقَاتِلَا إِنَّا هَاهُنَا قَاعِدُونَ
Кәферләрдән куркучылары әйттеләр: Ий Муса, без Әрихә шәһәренә, әлбәттә, мәңге кермәбез, шәһәр халкы анда торган вакытта. Ий Муса, үзең һәм Раббың, барыгыз шәһәр кәферләре белән икәү сугышыгыз! Ә без шушы урында карап утырабыз, – дип.
قَالَ رَبِّ إِنِّي لَا أَمْلِكُ إِلَّا نَفْسِي وَأَخِي ۖ فَافْرُقْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ الْقَوْمِ الْفَاسِقِينَ
Муса әйтте: Ий Раббым мин фәкать үземә һәм кардәшем Һарунга ихтыярлымын, башкача һич сүзем үтмидер. Ий Раббым фәсыйк белән безнең араны аер, – дип.
قَالَ فَإِنَّهَا مُحَرَّمَةٌ عَلَيْهِمْ ۛ أَرْبَعِينَ سَنَةً ۛ يَتِيهُونَ فِي الْأَرْضِ ۚ فَلَا تَأْسَ عَلَى الْقَوْمِ الْفَاسِقِينَ
Аллаһ әйтте: Инде аларга Әрихә шәһәренә керүне кырык елга чаклы хәрам кылдым. Кырык ел үтмичә анда керә алмаслар, хәйран булып сахрәдә адашып йөрерләр. Ий Муса, фасыйк каум өчен кайгырма, инкяр кылсалар җәзасы үзләренәдер, – дип.

Choose other languages: