Surah Al-Maeda Ayahs #120 Translated in Tatar
وَإِذْ قَالَ اللَّهُ يَا عِيسَى ابْنَ مَرْيَمَ أَأَنْتَ قُلْتَ لِلنَّاسِ اتَّخِذُونِي وَأُمِّيَ إِلَٰهَيْنِ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ قَالَ سُبْحَانَكَ مَا يَكُونُ لِي أَنْ أَقُولَ مَا لَيْسَ لِي بِحَقٍّ ۚ إِنْ كُنْتُ قُلْتُهُ فَقَدْ عَلِمْتَهُ ۚ تَعْلَمُ مَا فِي نَفْسِي وَلَا أَعْلَمُ مَا فِي نَفْسِكَ ۚ إِنَّكَ أَنْتَ عَلَّامُ الْغُيُوبِ
Янә Аллаһу тәгалә кыямәт көнендә әйтер: Ий Мәрьям угълы Гыйса! Син кешеләргә әйттеңме, мине һәм анамны Аллаһудан башка Илаһә тотыгыз, – дип. Гыйса әйтте: Ий Раббым! Син һәрбер кимчелектән пакьсең, синең хакта миңа муафикъ түгел сүзне әйтмәк лаек түгелдер, әгәр андый сүзләрне әйткән булсам, әлбәттә, син аны беләсең. Я Рабби, син минем күңелемдә булган нәрсәне, әлбәттә, беләсең әмма мин синдә булган нәрсәне белмимен. Әлбәттә, Син яшерен нәрсәләрне бик яхшы белүчесең.
مَا قُلْتُ لَهُمْ إِلَّا مَا أَمَرْتَنِي بِهِ أَنِ اعْبُدُوا اللَّهَ رَبِّي وَرَبَّكُمْ ۚ وَكُنْتُ عَلَيْهِمْ شَهِيدًا مَا دُمْتُ فِيهِمْ ۖ فَلَمَّا تَوَفَّيْتَنِي كُنْتَ أَنْتَ الرَّقِيبَ عَلَيْهِمْ ۚ وَأَنْتَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدٌ
Янә Гыйса: Ий Раббым! Мин аларга Син әмер иткәннән башканы әйтмәдем, бәлки мине вә сезне тәрбия итүче Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, дидем. Дәхи мин алар арасында булганда бөтен эшләренә шаһит булдым, мине күккә күтәреп үтергән чагыңда Син аларны күзәттең. Бит Син һәрнәрсәгә шаһитсың, – диде.
إِنْ تُعَذِّبْهُمْ فَإِنَّهُمْ عِبَادُكَ ۖ وَإِنْ تَغْفِرْ لَهُمْ فَإِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Әгәр аларны ґәзаб кылсаң – кылырсың үз бәндәләреңдер, вә әгәр аларны ярлыкасаң, әлбәттә, син көчле һәм гадел хакимсең.
قَالَ اللَّهُ هَٰذَا يَوْمُ يَنْفَعُ الصَّادِقِينَ صِدْقُهُمْ ۚ لَهُمْ جَنَّاتٌ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۚ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا عَنْهُ ۚ ذَٰلِكَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Аллаһу тәгалә әйтер: Бу көндә чын мөэминнәрнең, Коръәнгә вә сөннәткә муафикъ – дөрес динне тотучы мөселманнарның дөреслеге файда бирер. Аларга җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләр булыр, алар анда мәңге калырлар, Аллаһ алардан разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Җәннәтләргә кереп, анда мәңге калу – иң зур бәхеткә ирешү.
لِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا فِيهِنَّ ۚ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Җирдәге вә күкләрдәге һәм алар арасында булган нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең мөлкедер, Аның һәрнәрсәгә көче җитә.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
