Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #120 Translated in Tatar

إِنْ تُعَذِّبْهُمْ فَإِنَّهُمْ عِبَادُكَ ۖ وَإِنْ تَغْفِرْ لَهُمْ فَإِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Әгәр аларны ґәзаб кылсаң – кылырсың үз бәндәләреңдер, вә әгәр аларны ярлыкасаң, әлбәттә, син көчле һәм гадел хакимсең.
قَالَ اللَّهُ هَٰذَا يَوْمُ يَنْفَعُ الصَّادِقِينَ صِدْقُهُمْ ۚ لَهُمْ جَنَّاتٌ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۚ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمْ وَرَضُوا عَنْهُ ۚ ذَٰلِكَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Аллаһу тәгалә әйтер: Бу көндә чын мөэминнәрнең, Коръәнгә вә сөннәткә муафикъ – дөрес динне тотучы мөселманнарның дөреслеге файда бирер. Аларга җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләр булыр, алар анда мәңге калырлар, Аллаһ алардан разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Җәннәтләргә кереп, анда мәңге калу – иң зур бәхеткә ирешү.
لِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا فِيهِنَّ ۚ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Җирдәге вә күкләрдәге һәм алар арасында булган нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең мөлкедер, Аның һәрнәрсәгә көче җитә.

Choose other languages: