Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #26 Translated in Tatar

سَيَقُولُونَ ثَلَاثَةٌ رَابِعُهُمْ كَلْبُهُمْ وَيَقُولُونَ خَمْسَةٌ سَادِسُهُمْ كَلْبُهُمْ رَجْمًا بِالْغَيْبِ ۖ وَيَقُولُونَ سَبْعَةٌ وَثَامِنُهُمْ كَلْبُهُمْ ۚ قُلْ رَبِّي أَعْلَمُ بِعِدَّتِهِمْ مَا يَعْلَمُهُمْ إِلَّا قَلِيلٌ ۗ فَلَا تُمَارِ فِيهِمْ إِلَّا مِرَاءً ظَاهِرًا وَلَا تَسْتَفْتِ فِيهِمْ مِنْهُمْ أَحَدًا
Тау тишегендә калган егетләрнең саны хакында бәгъзеләр әйттеләр: Ул егетләр өчәү булып, дүртенчесе этләре иде, – дип. Вә бәгъзеләре әйтерләр: Ул егетләр биш булып алтынчысы этләре иде, – дип. Ләкин шулай әйтүләре белеп түгел, бәлки зан гынадыр. Вә мөселманнар әйтерләр: Ул егетләр җиде булып, сигезенчесе этләре иде, – дип. Әйт Ул егетләрнең санын Раббым белә, аларның хәлен аз кешеләр белер. Син алар хакында кешеләр белән бәхәсләшмә, мәгәр Коръәндә әйтелгәннәрне генә әйт вә аларның хәлен һичкемнән сорама.
وَلَا تَقُولَنَّ لِشَيْءٍ إِنِّي فَاعِلٌ ذَٰلِكَ غَدًا
Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: Мин иртәгә бу эшне эшләрмен, – димә.
إِلَّا أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ ۚ وَاذْكُرْ رَبَّكَ إِذَا نَسِيتَ وَقُلْ عَسَىٰ أَنْ يَهْدِيَنِ رَبِّي لِأَقْرَبَ مِنْ هَٰذَا رَشَدًا
Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен, – дип әйт! Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, – дип әйтергә онытсаң, хәтереңә килгәч тә: Аллаһ теләсә, – дип әйт! Янә әйт: Бу егетләрнең барча хәлләрен Раббымның миңа белдермәге өметледер.
وَلَبِثُوا فِي كَهْفِهِمْ ثَلَاثَ مِائَةٍ سِنِينَ وَازْدَادُوا تِسْعًا
Тәхкыйк егетләр тау тишегендә төгәл өч йөз ел (300) тордылар, ләкин китабий кяферлар ялганлап тугыз ел арттырдылар.
قُلِ اللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا لَبِثُوا ۖ لَهُ غَيْبُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ أَبْصِرْ بِهِ وَأَسْمِعْ ۚ مَا لَهُمْ مِنْ دُونِهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا يُشْرِكُ فِي حُكْمِهِ أَحَدًا
Әйт: Аларның тау тишегендә күпме торганнарын Аллаһ белүчерәк, җирдә вә күкләрдә һәркемгә яшерен булган нәрсәләрне фәкать Аллаһу тәгалә генә белүче. Аллаһ һәрнәрсәне ґәҗәб күрү белән күрер вә ґәҗәб ишетү илә ишетер, җир вә күкләрдә булган затлар өчен Аллаһудан башка ярдәмче хуҗа юк, вә Ул – Аллаһ үзенең эшләрендә һичберәүне тиңдәш иптәш итмәде.

Choose other languages: