Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #27 Translated in Tatar

وَلَا تَقُولَنَّ لِشَيْءٍ إِنِّي فَاعِلٌ ذَٰلِكَ غَدًا
Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: Мин иртәгә бу эшне эшләрмен, – димә.
إِلَّا أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ ۚ وَاذْكُرْ رَبَّكَ إِذَا نَسِيتَ وَقُلْ عَسَىٰ أَنْ يَهْدِيَنِ رَبِّي لِأَقْرَبَ مِنْ هَٰذَا رَشَدًا
Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен, – дип әйт! Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, – дип әйтергә онытсаң, хәтереңә килгәч тә: Аллаһ теләсә, – дип әйт! Янә әйт: Бу егетләрнең барча хәлләрен Раббымның миңа белдермәге өметледер.
وَلَبِثُوا فِي كَهْفِهِمْ ثَلَاثَ مِائَةٍ سِنِينَ وَازْدَادُوا تِسْعًا
Тәхкыйк егетләр тау тишегендә төгәл өч йөз ел (300) тордылар, ләкин китабий кяферлар ялганлап тугыз ел арттырдылар.
قُلِ اللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا لَبِثُوا ۖ لَهُ غَيْبُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ أَبْصِرْ بِهِ وَأَسْمِعْ ۚ مَا لَهُمْ مِنْ دُونِهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا يُشْرِكُ فِي حُكْمِهِ أَحَدًا
Әйт: Аларның тау тишегендә күпме торганнарын Аллаһ белүчерәк, җирдә вә күкләрдә һәркемгә яшерен булган нәрсәләрне фәкать Аллаһу тәгалә генә белүче. Аллаһ һәрнәрсәне ґәҗәб күрү белән күрер вә ґәҗәб ишетү илә ишетер, җир вә күкләрдә булган затлар өчен Аллаһудан башка ярдәмче хуҗа юк, вә Ул – Аллаһ үзенең эшләрендә һичберәүне тиңдәш иптәш итмәде.
وَاتْلُ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنْ كِتَابِ رَبِّكَ ۖ لَا مُبَدِّلَ لِكَلِمَاتِهِ وَلَنْ تَجِدَ مِنْ دُونِهِ مُلْتَحَدًا
Ий Мухәммәд г-м, Раббың сиңа вәхий кылган Коръәнне кешеләргә укы! Коръәндәге Аллаһ сүзләрен, Аның хөкемнәрен үзгәртергә көче җитүче зат юк. Әлбәттә, Коръәннән башка тотынырлык мәхкам нәрсәне тапмассың.

Choose other languages: