Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #14 Translated in Tatar

إِذْ أَوَى الْفِتْيَةُ إِلَى الْكَهْفِ فَقَالُوا رَبَّنَا آتِنَا مِنْ لَدُنْكَ رَحْمَةً وَهَيِّئْ لَنَا مِنْ أَمْرِنَا رَشَدًا
Шуны хәтерлә: яшь егетләр кәферләрдән куркып тау тишегенә керделәр һәм әйттеләр: Ий Раббыбыз, үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир вә барча эшебезне хаклыкка сал, хаклык белән туры юлны табарбыз.
فَضَرَبْنَا عَلَىٰ آذَانِهِمْ فِي الْكَهْفِ سِنِينَ عَدَدًا
Тау тишегендә Без аларга ничә еллар каты йокы бирдек ки, алар каты йокы сәбәпле бернинди тавышны ишетмәс булдылар.
ثُمَّ بَعَثْنَاهُمْ لِنَعْلَمَ أَيُّ الْحِزْبَيْنِ أَحْصَىٰ لِمَا لَبِثُوا أَمَدًا
Соңра аларны каты йокыдан уяттык, күпме вакыт ятулары хакында бәхәсләшкән фирканың кайсы белүчерәк икәнне ачык итмәк өчен.
نَحْنُ نَقُصُّ عَلَيْكَ نَبَأَهُمْ بِالْحَقِّ ۚ إِنَّهُمْ فِتْيَةٌ آمَنُوا بِرَبِّهِمْ وَزِدْنَاهُمْ هُدًى
Ий Мухәммәд г-м! Без аларның хәбәрен сиңа хаклык белән сөйләячәкбез. Ул егетләр Раббыларына иман китерделәр вә Без аларның хаклыкка күнелүләрен арттырдык.
وَرَبَطْنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ إِذْ قَامُوا فَقَالُوا رَبُّنَا رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ لَنْ نَدْعُوَ مِنْ دُونِهِ إِلَٰهًا ۖ لَقَدْ قُلْنَا إِذًا شَطَطًا
Без аларның күңелләренә хак сүзне куәтле кылдык ата-аналарыннан вә якын кардәшләреннән аерылуга сабыр иттеләр вә әйттеләр: Безнең Раббыбыз җир һәм күкләр Раббысы. Ул – Аллаһудан башканы Илаһә итеп һич гыйбадәт кылмабыз, әгәр Аллаһудан башканы Илаһә дисәк, ул вакытта бик яман сүзне әйткән булырбыз – дип.

Choose other languages: