Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #13 Translated in Tatar

أَمْ حَسِبْتَ أَنَّ أَصْحَابَ الْكَهْفِ وَالرَّقِيمِ كَانُوا مِنْ آيَاتِنَا عَجَبًا
Әйә син хисаб итәсеңме тау тишегенең кешеләре һәм исемнәре язылмыш такта Безнең ґәҗәеб галәмәтләребездән булды дип? Ягъни тау тишеге кешеләренең хәленнән башка галәмәтләребез ґәҗәебле түгел дип уйлыйсыңмы?
إِذْ أَوَى الْفِتْيَةُ إِلَى الْكَهْفِ فَقَالُوا رَبَّنَا آتِنَا مِنْ لَدُنْكَ رَحْمَةً وَهَيِّئْ لَنَا مِنْ أَمْرِنَا رَشَدًا
Шуны хәтерлә: яшь егетләр кәферләрдән куркып тау тишегенә керделәр һәм әйттеләр: Ий Раббыбыз, үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир вә барча эшебезне хаклыкка сал, хаклык белән туры юлны табарбыз.
فَضَرَبْنَا عَلَىٰ آذَانِهِمْ فِي الْكَهْفِ سِنِينَ عَدَدًا
Тау тишегендә Без аларга ничә еллар каты йокы бирдек ки, алар каты йокы сәбәпле бернинди тавышны ишетмәс булдылар.
ثُمَّ بَعَثْنَاهُمْ لِنَعْلَمَ أَيُّ الْحِزْبَيْنِ أَحْصَىٰ لِمَا لَبِثُوا أَمَدًا
Соңра аларны каты йокыдан уяттык, күпме вакыт ятулары хакында бәхәсләшкән фирканың кайсы белүчерәк икәнне ачык итмәк өчен.
نَحْنُ نَقُصُّ عَلَيْكَ نَبَأَهُمْ بِالْحَقِّ ۚ إِنَّهُمْ فِتْيَةٌ آمَنُوا بِرَبِّهِمْ وَزِدْنَاهُمْ هُدًى
Ий Мухәммәд г-м! Без аларның хәбәрен сиңа хаклык белән сөйләячәкбез. Ул егетләр Раббыларына иман китерделәр вә Без аларның хаклыкка күнелүләрен арттырдык.

Choose other languages: