Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #98 Translated in Tatar

وَمَا مَنَعَ النَّاسَ أَنْ يُؤْمِنُوا إِذْ جَاءَهُمُ الْهُدَىٰ إِلَّا أَنْ قَالُوا أَبَعَثَ اللَّهُ بَشَرًا رَسُولًا
Аллаһудан пәйгамбәрләр аркылы һидәят килгәннән соң иман китерүдән кешеләрне нәрсә тыйды? Тыймады һичнәрсә, мәгәр: Аллаһ кеше затыннан пәйгамбәр җибәрәме? Аллаһудан килгән пәйгамбәр булса, әлбәттә, фәрештәдән булыр иде – дигән сүзләре Коръәнгә вә пәйгамбәргә иман китерүдән тыйды.
قُلْ لَوْ كَانَ فِي الْأَرْضِ مَلَائِكَةٌ يَمْشُونَ مُطْمَئِنِّينَ لَنَزَّلْنَا عَلَيْهِمْ مِنَ السَّمَاءِ مَلَكًا رَسُولًا
Әйт: Әгәр җирдә яши торган затлар – кешеләр урынында фәрештәләр булса иде, әлбәттә, ул вакытта аларга пәйгамбәр итеп күктән бер фәрештә җибәрер идек.
قُلْ كَفَىٰ بِاللَّهِ شَهِيدًا بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ ۚ إِنَّهُ كَانَ بِعِبَادِهِ خَبِيرًا بَصِيرًا
Әйт: Сезнең белән минем арамда һәм пәйгамбәрлегемне исбат итүдә шаһит булырга Аллаһ җитәдер. Әлбәттә, Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белүче вә күрүче булды.
وَمَنْ يَهْدِ اللَّهُ فَهُوَ الْمُهْتَدِ ۖ وَمَنْ يُضْلِلْ فَلَنْ تَجِدَ لَهُمْ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِهِ ۖ وَنَحْشُرُهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ عَلَىٰ وُجُوهِهِمْ عُمْيًا وَبُكْمًا وَصُمًّا ۖ مَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ ۖ كُلَّمَا خَبَتْ زِدْنَاهُمْ سَعِيرًا
Аллаһу тәгалә кемне туры юлга кертсә, шул кеше һидәяттәдер, әмма бер кешене Аллаһ адаштырса, бәс аны туры юлга кертер өчен Аллаһудан башка ярдәмчене тапмассың, вә ул адашкан кешеләрне кыямәт көнендә йөзтүбән кубарырбыз, алар сукыр, телсез вә саңгырау булырлар, вә урыннары җәһәннәмдер, әгәр ул җәһәннәмнең ялкыны кими башласа алар өчен ут ялкынын арттырырбыз.
ذَٰلِكَ جَزَاؤُهُمْ بِأَنَّهُمْ كَفَرُوا بِآيَاتِنَا وَقَالُوا أَإِذَا كُنَّا عِظَامًا وَرُفَاتًا أَإِنَّا لَمَبْعُوثُونَ خَلْقًا جَدِيدًا
Аларны бу рәвешчә ґәзаб кыйлуыбыз Без иңдергән Коръән белән гамәл кыйлуны инкяр иткәннәре өчендер, һәм без үлеп, сөякләребез череп таралып беткәннән соң, әлбәттә, тереләчәк түгелбез дигәннәре өчендер.

Choose other languages: