Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #93 Translated in Tatar

وَلَقَدْ صَرَّفْنَا لِلنَّاسِ فِي هَٰذَا الْقُرْآنِ مِنْ كُلِّ مَثَلٍ فَأَبَىٰ أَكْثَرُ النَّاسِ إِلَّا كُفُورًا
Тәхкыйк Без бу Коръәндә кешеләр өчен һәртөрле мисалларны вә ґәҗәеп гыйбрәтләрне күрсәттек, хөкемнәрен ачык аңлаттык, шулай булса да кешеләрнең күбрәге Коръән белән гамәл кыйлудан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар.
وَقَالُوا لَنْ نُؤْمِنَ لَكَ حَتَّىٰ تَفْجُرَ لَنَا مِنَ الْأَرْضِ يَنْبُوعًا
Кәферләр әйттеләр: Син безгә җирдән чишмә чыгарып бирмичә торып, сиңа, ягъни пәйгамбәрлегеңә, ышанмыйбыз.
أَوْ تَكُونَ لَكَ جَنَّةٌ مِنْ نَخِيلٍ وَعِنَبٍ فَتُفَجِّرَ الْأَنْهَارَ خِلَالَهَا تَفْجِيرًا
Яки йөзем, хөрмә бакчаң булып араларыннан чишмәләрне агызганыңча.
أَوْ تُسْقِطَ السَّمَاءَ كَمَا زَعَمْتَ عَلَيْنَا كِسَفًا أَوْ تَأْتِيَ بِاللَّهِ وَالْمَلَائِكَةِ قَبِيلًا
Яки үзең әйткәнчә, күкне кисәк-кисәк итеп өстебезгә төшергәнеңәчә, яки Аллаһуны вә фәрештәләрне алдыбызга килтереп бастырганыңача.
أَوْ يَكُونَ لَكَ بَيْتٌ مِنْ زُخْرُفٍ أَوْ تَرْقَىٰ فِي السَّمَاءِ وَلَنْ نُؤْمِنَ لِرُقِيِّكَ حَتَّىٰ تُنَزِّلَ عَلَيْنَا كِتَابًا نَقْرَؤُهُ ۗ قُلْ سُبْحَانَ رَبِّي هَلْ كُنْتُ إِلَّا بَشَرًا رَسُولًا
Яки синең алтыннан өең булгангача, яки күккә менгәнеңәчә, күккә менсәң дә ышанмабыз, аннан китап алып килеп безгә укытмасаң, шушы нәрсәләрне эшләмәсәң сиңа иман китермибез, – диделәр. Син аларга әйт: Минем Раббым һәр кимчелектән пакьтер, мин үзем дә әүвәлге рәсүлләр кебек кешедән булган бер расүлмен, сез сораган нәрсәләрне мин эшли алмыйм, андый эшләрне фәкать Аллаһ эшли.

Choose other languages: