Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Fath Ayahs #26 Translated in Tatar

وَلَوْ قَاتَلَكُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوَلَّوُا الْأَدْبَارَ ثُمَّ لَا يَجِدُونَ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Әгәр кәферләр сезнең белән сугышсалар, әлбәттә, куркып артларына качарлар, соңра саклаучы дусны вә ярдәмчене һич тапмаслар.
سُنَّةَ اللَّهِ الَّتِي قَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلُ ۖ وَلَنْ تَجِدَ لِسُنَّةِ اللَّهِ تَبْدِيلًا
Пәйгамбәрләргә вә хак мөэминнәргә ярдәм бирмәк Аллаһуның әүвәлдән килгән гадәтедер, вә әлбәттә, Аллаһуның вәгъдәсе алышынуны, үзгәрүне тапмассың.
وَهُوَ الَّذِي كَفَّ أَيْدِيَهُمْ عَنْكُمْ وَأَيْدِيَكُمْ عَنْهُمْ بِبَطْنِ مَكَّةَ مِنْ بَعْدِ أَنْ أَظْفَرَكُمْ عَلَيْهِمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرًا
Ул – Аллаһ кәферләрнең кулын сездән һәм сезнең кулыгызны алардан тыйды, Мәккә янында ягъни Хөдәйбиядә, сезне аларга өстен кылганыннан соң. Ягъни Аллаһ Хөдәйбия бәйгәтеннән соң Мәккә мөшрикләре белән сугышуны насыйб итмәде, бәлки алар белән ун ел сугышмый торуны килешеп солых ясауны насыйб итте. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче булды.
هُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا وَصَدُّوكُمْ عَنِ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَالْهَدْيَ مَعْكُوفًا أَنْ يَبْلُغَ مَحِلَّهُ ۚ وَلَوْلَا رِجَالٌ مُؤْمِنُونَ وَنِسَاءٌ مُؤْمِنَاتٌ لَمْ تَعْلَمُوهُمْ أَنْ تَطَئُوهُمْ فَتُصِيبَكُمْ مِنْهُمْ مَعَرَّةٌ بِغَيْرِ عِلْمٍ ۖ لِيُدْخِلَ اللَّهُ فِي رَحْمَتِهِ مَنْ يَشَاءُ ۚ لَوْ تَزَيَّلُوا لَعَذَّبْنَا الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
Мәккә кәферләре мәсҗид Хәрамны таваф итүдән сезне тыйдылар вә корбан өчен китергән хайваннарыгызны, бугазлама торган урыннарына барып җитмәсеннәр өчен, тотып тордылар. Әгәр Мәккәгә сез танымый торган иман китергән ирләр вә иман китергән хатыннар булмаса иде, вә Мәккә мөшрикләре арасында торучы мөселманнарны танымыйча, үтерүегез ихтималы булмаса иде, вә ул мөселманнарны белмичә үтергәнегез соңында сезгә кайгы һәм зарар ирешү ихтималы булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итәр иде. Аллаһ мөселманнарга Мәккәгә сугыш белән керүне әмер итмәде, Үзе теләгән кешеләрне рәхмәтенә вә Ислам диненә кертмәклеге өчен. Әгәр мөселманнар Мәккә мөшрикләреннән аерылсалар иде, әлбәттә, ул мөшрикләрне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр идек.
إِذْ جَعَلَ الَّذِينَ كَفَرُوا فِي قُلُوبِهِمُ الْحَمِيَّةَ حَمِيَّةَ الْجَاهِلِيَّةِ فَأَنْزَلَ اللَّهُ سَكِينَتَهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ وَعَلَى الْمُؤْمِنِينَ وَأَلْزَمَهُمْ كَلِمَةَ التَّقْوَىٰ وَكَانُوا أَحَقَّ بِهَا وَأَهْلَهَا ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا
Ул Мәккә мөшрикләре күңелләрендә наданлык гайрәте булган гайрәтне мәхкәм кылган вакытларында, Аллаһ расүленең вә мөэминнәрнең күңелләренә Үзенең рәхмәте белән куәтне һәм карарланмакны иңдерде, вә аларны ширектән саклану сүзендә Лә Илаһә ил ләллаһ кәлимәсендә сабит кылды, вә алар ул кәлимәгә мөстәхыйк хаклы булдылар вә ул кәлимәнең әһленнән булдылар. Бит Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.

Choose other languages: