Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #60 Translated in Tatar

ثُمَّ بَعَثْنَاكُمْ مِنْ بَعْدِ مَوْتِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Аллаһ әйтте: Нурым белән янып үлгәнегездән соң тергездек сезне шөкер итүегез өчен.
وَظَلَّلْنَا عَلَيْكُمُ الْغَمَامَ وَأَنْزَلْنَا عَلَيْكُمُ الْمَنَّ وَالسَّلْوَىٰ ۖ كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ ۖ وَمَا ظَلَمُونَا وَلَٰكِنْ كَانُوا أَنْفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек, ашагыз Без биргән хәләл һәм пакь ризыкларны! Без аларга золым кылмадык, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (Дәрьядан котылгач, аларга Аллаһудан әмер булды: Залим кәферләр белән сугыш кылыгыз, – дип, ләкин алар Аллаһуның әмерен үтәмәделәр. Ґәзаб өчен Аллаһ аларны кырык ел сахрәдә калдырды, шәһәрләргә һәм авылларга керә алмадылар, кояш аларны рәнҗетер булды, әмма Муса шәрәфәтенә бер ак болыт өсләренә күләгә булды.)
وَإِذْ قُلْنَا ادْخُلُوا هَٰذِهِ الْقَرْيَةَ فَكُلُوا مِنْهَا حَيْثُ شِئْتُمْ رَغَدًا وَادْخُلُوا الْبَابَ سُجَّدًا وَقُولُوا حِطَّةٌ نَغْفِرْ لَكُمْ خَطَايَاكُمْ ۚ وَسَنَزِيدُ الْمُحْسِنِينَ
Янә: Әрихә шәһәренә керегез, – дип әйткәнемне дә хәтерләгез! Ягъни кырык елдан соң Муса үлгәч, Ягькуб балаларына Әрихә шәһәренә керергә Аллаһудан әмер булды. Шәһәргә кергәч, андагы ризыкларны киңлек белән теләгәнчә ашагыз, шәһәр капкасыннан кергәндә баш иеп, түбәнчелек белән керегез, һәм хаталарыбызны гафу ит, Раббым, дип әйтегез! Шулай кылсагыз, хата эшләрегезне ярлыкарбыз. Яхшы эшләрне кылучы мөэминнәргә нигъмәтләребезне бик тиз арттырырбыз.
فَبَدَّلَ الَّذِينَ ظَلَمُوا قَوْلًا غَيْرَ الَّذِي قِيلَ لَهُمْ فَأَنْزَلْنَا عَلَى الَّذِينَ ظَلَمُوا رِجْزًا مِنَ السَّمَاءِ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Ягькуб балалары арасында булган залимнәр шәһәргә кергәндә үзләренә золым кылдылар, ягъни шәһәр капкасыннан кергәндә Аллаһудан әмер ителгән сүзне әйтмичә, башка сүзгә алыштырдылар, ягъни шәһәргә кергәндә Аллаһудан гафу сорап, тәүбә итеп керер урнына, шайтан өйрәткән сүзне әйтеп, тәкәбберләнеп керделәр. Ул залимнәргә явызлык кылганнары өчен күктән рисвай итүче ґәзаб иңдердек.
وَإِذِ اسْتَسْقَىٰ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ فَقُلْنَا اضْرِبْ بِعَصَاكَ الْحَجَرَ ۖ فَانْفَجَرَتْ مِنْهُ اثْنَتَا عَشْرَةَ عَيْنًا ۖ قَدْ عَلِمَ كُلُّ أُنَاسٍ مَشْرَبَهُمْ ۖ كُلُوا وَاشْرَبُوا مِنْ رِزْقِ اللَّهِ وَلَا تَعْثَوْا فِي الْأَرْضِ مُفْسِدِينَ
Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага әйттек: Таягың белән ташка сук, – дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип әйтелде аларга Аллаһудан.

Choose other languages: