Surah Al-Baqara Ayahs #286 Translated in Tatar
لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ وَإِنْ تُبْدُوا مَا فِي أَنْفُسِكُمْ أَوْ تُخْفُوهُ يُحَاسِبْكُمْ بِهِ اللَّهُ ۖ فَيَغْفِرُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Җирдәге вә күкләрдәге барлык нәрсә Аллаһуның мәхлукләре, Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз! Күңелләрегездәге яман уйларыгызны яшерсәгез дә, яшермәсәгез дә уйларыгыз белән Аллаһ сезне хөкем итәр. Аллаһ үзе теләгән мөэминне гафу итәр һәм үзе теләгән кешене гөнаһы өчен ґәзаб кылыр. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә.
آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْهِ مِنْ رَبِّهِ وَالْمُؤْمِنُونَ ۚ كُلٌّ آمَنَ بِاللَّهِ وَمَلَائِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِنْ رُسُلِهِ ۚ وَقَالُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا ۖ غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ
Мухәммәд г-м Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһуга, Аның фәрештәләренә, китапларына, рәсүлләренә ышандылар, һәм: Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез ышанабыз, – диделәр. Вә әйттеләр: Без Аллаһ сүзләрен ишеттек һәм буйсындык, ий Раббыбыз ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз, – дип.
لَا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلَّا وُسْعَهَا ۚ لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ ۗ رَبَّنَا لَا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا ۚ رَبَّنَا وَلَا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا ۚ رَبَّنَا وَلَا تُحَمِّلْنَا مَا لَا طَاقَةَ لَنَا بِهِ ۖ وَاعْفُ عَنَّا وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا ۚ أَنْتَ مَوْلَانَا فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ
Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәр әйтәләр: Ий Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен безләрне ґәзаб белән тотмагыз! Ий Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм ярлыка һәм дә безгә рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә үтисең, көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир!
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
