Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #272 Translated in Tatar

الشَّيْطَانُ يَعِدُكُمُ الْفَقْرَ وَيَأْمُرُكُمْ بِالْفَحْشَاءِ ۖ وَاللَّهُ يَعِدُكُمْ مَغْفِرَةً مِنْهُ وَفَضْلًا ۗ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың, – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы.
يُؤْتِي الْحِكْمَةَ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَمَنْ يُؤْتَ الْحِكْمَةَ فَقَدْ أُوتِيَ خَيْرًا كَثِيرًا ۗ وَمَا يَذَّكَّرُ إِلَّا أُولُو الْأَلْبَابِ
Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. Хикмәт – дигән сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр.
وَمَا أَنْفَقْتُمْ مِنْ نَفَقَةٍ أَوْ نَذَرْتُمْ مِنْ نَذْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ يَعْلَمُهُ ۗ وَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ أَنْصَارٍ
Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирсәгез, яки фәкыйрьләргә берәр нәрсә бирергә нәзер әйткән булсагыз, аны, әлбәттә, Аллаһ белә. Садака бирмәүче яки малын хәрам урыннарга исраф итүче залимнәргә ахирәттә ярдәмче булмас.
إِنْ تُبْدُوا الصَّدَقَاتِ فَنِعِمَّا هِيَ ۖ وَإِنْ تُخْفُوهَا وَتُؤْتُوهَا الْفُقَرَاءَ فَهُوَ خَيْرٌ لَكُمْ ۚ وَيُكَفِّرُ عَنْكُمْ مِنْ سَيِّئَاتِكُمْ ۗ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр.
لَيْسَ عَلَيْكَ هُدَاهُمْ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ ۗ وَمَا تُنْفِقُوا مِنْ خَيْرٍ فَلِأَنْفُسِكُمْ ۚ وَمَا تُنْفِقُونَ إِلَّا ابْتِغَاءَ وَجْهِ اللَّهِ ۚ وَمَا تُنْفِقُوا مِنْ خَيْرٍ يُوَفَّ إِلَيْكُمْ وَأَنْتُمْ لَا تُظْلَمُونَ
Ий Мухәммәд г-м, кешеләрне һидәяткә салу синең эшең түгел, ләкин һидәяткә Аллаһ үзе теләгән кешене күндерер. Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Садакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән садака бирсәгез, аның хаклары сезгә түләнер җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез ахирәттә золым кыланмассыз.

Choose other languages: