Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #244 Translated in Tatar

وَالَّذِينَ يُتَوَفَّوْنَ مِنْكُمْ وَيَذَرُونَ أَزْوَاجًا وَصِيَّةً لِأَزْوَاجِهِمْ مَتَاعًا إِلَى الْحَوْلِ غَيْرَ إِخْرَاجٍ ۚ فَإِنْ خَرَجْنَ فَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ فِي مَا فَعَلْنَ فِي أَنْفُسِهِنَّ مِنْ مَعْرُوفٍ ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Сезләрдән берәү хатынын калдырып үлеп китсә, әмма үлмәс борын, хатыннарына өйләреннән чыкмыйча бер ел тору белән һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителү илә васыять әйтү лязем була. Шул ирнең варисләре яки ата-анасы хатынны өйдән чыгармасыннар бер елга чаклы, әгәр хатыннар үз ихтыяры белән чыксалар, Варисләргә гөнаһ булмас ул хатыннар үзләре шәригать буенча кылган эшләрдә. Аллаһ барча эшләрдә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.
وَلِلْمُطَلَّقَاتِ مَتَاعٌ بِالْمَعْرُوفِ ۖ حَقًّا عَلَى الْمُتَّقِينَ
Талак кылынган хатыннарга ирләре мал бирергә бурычлы, яхшылык белән хатын хакларын бирү тәкъва мөэминнәрнең хакы.
كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Аллаһу тәгалә әнә шулай сезгә аятьләрен ачык итеп бәян кыла, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылырсыз!
أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ خَرَجُوا مِنْ دِيَارِهِمْ وَهُمْ أُلُوفٌ حَذَرَ الْمَوْتِ فَقَالَ لَهُمُ اللَّهُ مُوتُوا ثُمَّ أَحْيَاهُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
Ий Мухәммәд г-м, белдеңме аларның хәлләрен? Тагун чиреннән куркып, үлемнән качып, күп мең кешеләр өйләреннән чыктылар, Аллаһ аларга: Үлегез! – диде, алар үлделәр. Соңра гыйбрәт өчен аларны тергезде. Дөреслектә Аллаһ кешеләргә фазыйләт иясе, ләкин күп кешеләр шөкер итмиләр.
وَقَاتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Лязем булганда Аллаһ юлында сугышыгыз, үлемнән курыкмагыз! Белегез, Аллаһ шиксез ишетүче һәм белүче.

Choose other languages: